Казанда Академик Завойский урамында ике яшүсмернең өлкән яшьтәге ир-атка борыч газы сиптерүләре турында шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.
Алар сүзләренчә, ир-ат яшүсмерләр артыннан йөгергән, ә алар аны егып, типкәләгәннәр.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, низагны башлап җибәрүче, ихтимал, ир-ат үзе булган, ул яшүсмерләрнең берсенең самокатына суккан. Шуннан соң тарткалашу башланган.
«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык катнашучыларының шәхесләрен ачыклый, шулай ук булган хәлнең барлык нечкәлекләрен тикшерә», – дип белдерделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Нет комментариев