Җәяүле тән җәрәхәтләре алган, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озатканнар.
Казанда юл аша чыгып барган хатын-кызны Volkswagen бәрдергән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бүген төндә Киров өлкәсендә яшәүче 56 яшьлек Volkswagen йөртүчесе Краснококшайская урамы буйлап тизлекне арттырып барган. Шул вакытта хатын-кыз юлны билгеләнмәгән урында кичәргә маташкан. Бәрелүдән котылып булмаган.
Нет комментариев