Казан Агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Биредә Апас аграр көллияте дә үз эшчәнлеген, экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итте.
Ел саен үткәрелә торган республика ярминкәсе- «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе 29 нчы мәртәбә узды. Камыр ризыклары, бөртекле культуралар, сөт һәм яшелчә продукциясе, агач эшләнмәләр күргәзмә-сатуга куелды.
“Ел саен әлеге ярминкәгә ныклап әзерләнәбез. Быел да һөнәри уку йортының эшчәнлеген, үзебездә җитештерелгән азык-төлекне тәкъдим иттек. Шулай ук күргәзмәләрдә район сулышы – төрле милләтләрнең дуслыгы чагылыш тапты”, - ди аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Районның ярминкә мәйданчыгы уңышлы дип табылды һәм югары бәя алды. Апас аграр көллияте ярминкәдә актив катнашуы өчен бүләкләнде һәм "Ярминкәнең иң гадәти булмаган товары" номинациясендә җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Диплом һәм кубок, Апас районына Рәхмәт хаты тапшырды.
Нет комментариев