Җәмгыять һәм без

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Татарстанның Бөгелмә районында булган

«Лада» машинасы йөртүчесе тигез булмаган чат юлында юл бирмәгән һәм Mitsubishi машинасына килеп бәрелгән. Бәрелүдән соң, ватан машинасы читкә очып киткән, аннары «Лада» Shacman фурасы белән бәрелешкән.

«Лада»ның пассажиры урында ук җан биргән. Җиңел машина йөртүчеләрне һәм Mitsubishi пассажирын хастаханәгә озатканнар. Барлык хәлләр ачыклана.


Нет комментариев