5 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Апаста тагын бер яңалык
Апасыбыз көннән-көн үзгәрешкә, яңалыкка, матурлыкка омтыла. Район үзәгенә килүчеләр бу көннәрдә тагын бер яңалыкка тап булды. Каратун ягыннан кергәндә яңа эмблема куелды. Әлеге язу Апаска килүче-китүчеләрне иминлек теләп каршы ала, хәерле юл теләп озатып кала.
-
Апаста алтын көзнең беренче Кызыл туе
Апас егете Булат Кашапов белән Чирмешән авылы кызы Эльвира Рәхмәтуллина парлы тормышка аяк бастылар. Яшьләр икесе дә "Свияга" авыл хуҗалыгы берләшмәсендә хезмәт итәләр. Язмышларын туган төбәкләре белән бәйләргә карар кылган яшьләргә район башлыгының Котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Булат безнең өлкән хезмәттәшебез Әминә Кашапованың улы. Әминә апаның сөенеченә кушылып,...
-
Апаста өлкәннәргә хөрмәт зурдан
"Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында хастаханәләрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде. Апас үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендәге ике палатада ветераннар дәва ала инде. Якын көннәрдә уңайлы, заманча палаталар терапия бүлегендә дә ачылачак. Өлкәннәребез өчен мондый шартлар булдыруда хәйриячеләребез дә читтә калмыйлар.
-
Тутай авылыннан Галия әби Гыйззәтуллина Идел буйлап сәяхәткә китте
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә «Константин Коротков» теплоходында Идел буйлап круизга китте. Республика көне - 30 августта башланып, 14 сентябрь - бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә тәмамланучы әлеге...
-
Апас мәктәбендә Украина балалары укый
Чираттагы җомга киңәшмәсе район мәдәният йортында киң күләмле үтте. Анда төрле тармак җитәкче-белгечләре белән беррәттән, район активы да катнашты. Ягу сезонын башлап җибәрү киңәшмәдә төп мәсьәлә итеп куелды. - Бер генә бала да туңып, салкын тидерергә тиеш түгел. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә кичекмәстән җылы җибәрергә кирәк. Ә иң элек янгын куркынычсызлыгы...