6 декабрь 2013 яңалыклары
-
Үзегезне таныйсызмы?!
-
Апаслар суперфиналда
Республиканың эшче яшьләр иҗаты фестивалендә ООО СХП "Свияга" командасы да катнашты. Районның 35 яшькәчә булган, 8 кешесен берләштергән команда зона турында III урынны яулады. Алар иҗади сәләтләрен исбатлап, суперфиналда катнашу хокукы алдылар.
-
Апас районы прокуратурасының лаеклы ялдагы хезмәткәре Сания Байкузина медаль алды
27 ел гомерен прокуратура өлкәсенә багышлаган райондашыбыз Сания Байкузина "Россия прокуратурасына 290 ел" медаленә лаек булды. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзалаган әлеге бүләкне изге теләкләре аша район прокуроры Ришат Шакиров тапшырды.
-
Гүя Гөлшаһидә “кайтты”
Район үзәк шифаханәсе китапханәчесе Гөлшат Сафина язучы Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча китап укучылар конференциясе үткәрде. Романнан өзекләр, җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде
-
11 апаслы “Шәфкатьле телефон”га ия булды
Татарстанкүләм ике этаплы «Шәфкатьле телефон" акциясе барышында районда ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләргә Апас эшмәкәрләре, оешма-предприятиеләр иганәсе белән 11 кесә телефоны бүләк итеп бирелде. Һәр аппаратка СИМ-карта да куелды. Бу телефоннан түләүсез 112 номерын җыеп "Ашыгыч ярдәм", коткару, янгын-газ, электр челтәре хезмәтләренә чыгып була. Туганнарың белән сөйләшү өчен СИМ-картасына...