«Әти белән әнинең гаиләсен коткарып йөреп туйдым. Үз гаиләмә вакыт калмый...»
Кайвакыт кешеләргә балаларны кайгырту сылтавына ышыкланып ятканчы, аерылышулары хәерледер дип уйлыйм мин. Үземнән белеп әйтәм, бу хәлләрдән балаларга бары тик авыр гына, алар җәфалана гына. Минем әти белән әни үз вакытында аерылышып калмады, ә хәзер бергә килешеп яши алмаулары аркасында гел мине йөдәтеп торалар. Ә минем үз гаиләм бар һәм шушы бетмәс-төкәнмәс шалтыратулар, әти-әнине дуслаштыру өчен кайтып йөрүләр аркасында, үз гаиләмдә дә проблемалар башланды.