Районда Ленинград блокадасы шаһитларына олы хөрмәт белдерелде
27 гыйнварда Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале көннәренең берсе Ленинград блокадасын өзелүгә 82 ел тулды.
(27 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Районда Ленинград блокадасының тере шаһиты булган ике кеше яши. Дүртөйле авылыннан Сария апа Сафина бүгенге көндә Казанда, Галия апа Гыйззәтуллина Тутай авылында гомер кичерә.
Галия апа Гыйззәтуллина 27 гыйнвар көнен ел саен дулкынланып каршы ала.
“Авыр балачак хатирәләре күңелемнән китми. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Әти-әниемне искә алганда, йөрәгем әрни. Бик күп нужа күрделәр”, - ди ул.
Галия апа Гыйззәтуллина бүгенге көндә мул тормышта, кадерле әни, дәү әни булып гомер кичерә. Район җитәкчелегенең дә олы хөрмәтен тоя. Тарихи көн - Ленинград блокадасы өзелүгә 82 ел тулу уңаеннан Галия апа Гыйззәтуллинага район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләре, күчтәнәчләре ирештерелде. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова олы хөрмәт белдерделәр. Галия апа Гыйззәтуллина янына “Алдынгылар” хәрәкәте активистлары, Казан Федераль университеты студентларының “Мирас” һәм “Матур” социаль отряды студентлары да килде.
Студентлар кар көрәү эшендә булыштылар, Галия апаның гомер юлы, көнкүреше белән кызыксындылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев