27 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелүгә 82 ел
Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Бүгенге көндә Дүртиле авылында гомер кичергән, Сария апа Сафина Казанда кызларында гомер итә.
Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. Бу хакта еш искә алырга яратмаса да, хатирәләр яңарып, күңеле тулган чаклар еш була.
-Безнең кичергәннәрне аңлатып бетерә торган түгел. Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, җәе буе кайттык. Әти безне озатып калды. Сугыш бетәр дә, кире кайтырсыз диде. Шул күрүдән без аны югалттык инде. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә. Әнкәй аларны елый-елый сөйли иде. Бүгенге көнебез тыныч булсын, - диде ул.
Галия апа озак еллар колхозда хезмәт иткән. Фермада сыерлар сауган. Гектар-гектар чөгендере дә эләккән аңа. Бик күп мактауларга ирешеп уздырган хезмәт елларын Галия апа горурланып искә ала.
-Бөтен нәрсә кулда иде. Ул вакытта техника юк, аппаратлар да юк. Көне-төне фермада булдык. Шулай да безнең буын сер бирмәде, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев