Россиядә 1 октябрьдән хәрби пенсияләр индексацияләнәчәк
Россиядә хәрби пенсияләр 1 октябрьдән индексацияләнәчәк. Индексация коэффициенты билгеләнгән, ләкин хөкүмәт аны икътисадтагы хәле һәм инфляция дәрәҗәсенә карап төзәтү хокукына ия, дип хәбәр итте РИА Новостига биргән интервьюсында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов.