Казанда Юдино станциясендә өч ашлык вагоны рельстан төшеп киткән
Хәзерге вакытта транспорт тикшерүчеләре РФ Җинаять кодексының «Тимер юл транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча тикшерү үткәрә.
Иртәнге якта Казанның Юдино тимер юл станциясендә 3828 номерлы йөк поездының өч ашлык вагоны рельстан төшеп киткән. Бу хакта Үзәк МСУТ СКР матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, вакыйга стрелканың үзлегеннән күчүе аркасында килеп чыккан. Зыян күрүчеләр юк, башка поездлар хәрәкәте бозылмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев