Апаста аяныч хәл: янгында ике кешенең гомере өзелгән
15 март иртәсе Чирмешән авылына тетрәнгеч фаҗига алып килде.
(15 март, “Апастово-информ”).
Районның янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Чирмешән авылында торак йортта янгын чыга. Янгын сүндерү вакытында, йорт эчендә 53 яшьлек ир-атның, 14 яшьлек малайның гәүдәләре табыла.
Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
“Ут-күздән сак булыгыз, бәхетсезлек очракларында, вакытны сузмыйча 101, 112 номерлары белән шалтыратыгыз”, - диләр янгын сүндерүчеләр.
ФОТО: МЧС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев