Апастан чираттагы гуманитар ярдәм китте
Луганск Халык Республикасына ярдәм чаралары дәвам итә.
Апастан Рубежное халкы өчен гуманитар йөк тупланды.
"Татарстан шефлык итүче Рубежноега гуманитар ярдәм әзерләдек. Үзләре сораган буенча, төзелеш материаллары, ОСБ плитә - барлыгы 16 тонна йөк төялде. Гуманитар ярдәм туплаганда шәхси эшмәкәр Азат Сафин, авыл хуҗалыгы берләшмәләре ярдәм итте. Изге эшкә кушылучыларга бик зур рәхмәт. 16 мартта Казаннан 17 машина гуманитар ярдәм белән китә. Алар арасында апаслылар әзерләгән ярдәм дә бар", - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев