21 апрель 2014 яңалыклары
-
Районның газ хезмәткәре Раил Шиһабиев һәм шәфкать туташы Алисә Кашафетдинова Кызыл туйларын билгеләп үтте
19 апрель көнне Апаста тагын бер яңа гаилә барлыкка килде. Апас егете Раил Шиһабиев һәм Иске Йомралы авылы кызы Алисә Кашафетдинова парлы тормышларын башлап җибәрделәр. Районда яшьләргә ярдәм итү һәм хөрмәт йөзеннән кергән яңалыкны да Раил белән Алисә башлап җибәрде. Кияү кәләшне район башлыгы машинасында барып алды. Яшьләрнең мәхәббәтләре гомерлек,...
-
Музей күргәзмәсендә 52 сәгать, 30 сумка бар
Апас туган якны өйрәнү музеенда "Музейлар язы" акциясе кысаларында "Тукта вакыт, тукта" дип исемләнгән күргәзмә оешкан. Күргәзмәдә төрле чорда эшләгән төрле-төрле 52 данә сәгать урын алган. Өстәл, стена, кул сәгатьләре берсен-берсе кабатламый. "Сәгатьләрнең күбесенең куллану вакытлары чыккан. Ләкин без аларны кайчан туктап калган, шул көенчә куйдык", - ди музей директоры...
-
Алга Ринат, энергия синең белән!
Менә шундый девиз белән катнашып, Апас район электр челтәрләренең хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы буенча вәкаләтле белгече Ринат Хөснуллин зональ конкурста 12 көндәше арасында беренчелекне яулады. Ә конкурс үзе 9 апрельдә Буада үтте. Жюри Татарстанның Идел аръягы һөнәри конкурсында беренчелекне яулаган Ринат Хөснуллин Апас данын республика финал бәйгесендә дә якларга лаеклы...
-
Әбиләр сәхнәдә – оныклар тамаша карый
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Балкыш" фестиваленең зона бәйгесе 18 апрельдә Сатмыш клубында узды. Өч авыл җирлегеннән катнашкан ветераннарны сәхнәдән тиз генә төшерәсе дә килмәде. Бик тә тырышып хәзерләнгәннәр, искиткеч матур итеп чыгыш ясады алар. 60 яшьтән 75 яшькә кадәр булган ветераннар сәхнәне гөр китереп җырладылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен...
-
Апас кызлары футбол ярата
11 апрельдә Биеш мәктәбе спорт залында укучы кызлар арасында мәктәп Спартакиадасы спорт календаренең йомгаклау турниры-мини-футбол ярышлары уздырылды. 9 еллык мәктәп командалары арасында 12 командадан Биеш, Чүрибураш һәм каратунлылар призлы урыннарны бүлеште. 11 еллык мәктәп командалары арасында Апас, Морзалар һәм Каратун мәктәбе кызлары мини-футболчылары 1-2-3 урыннар яулады. Ярышның бу этабында 8...
-
Рафаэль-чемпионнар арасында!
Апас егете Рафаэль Хәсәнов 12 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә үткәрелгән зур бәйгедә 65 килограммлы авырлык категориясендә чемпион калды. Апастан бу турнирга барган башка 10 яшь көрәшче дә матур нәтиҗәләргә иреште. "Шәкертләрем белән горурланам", - дип язган безгә район балалар спорт мәктәбе тренеры...
-
“Без дә өлеш кертәбез”
Әҗем авылы әлләни зур түгел. Биредә тырыш, эшчән, киң күңелле халык яши. Биеш авылында яшәүче ике яшьлек Радмир Шкребкога да алар ярдәм өчен акча җыйганнар. "Сабый терелсен генә, аз булса да өлеш кертик әле", - дип авыл остабикәсе Динә апа Хисмәтуллина 4700 сум акча китереп тапшырды.