22 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Грипп кына димәгез!
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Фатыйх Хәйдәров белдергәнчә, районда әлегә грипп буенча эпидемиологик хәл тотрыклы тора. Тик шулай да тынычланырга ярамый, профилактик чаралар күрү беркемгә дә комачауламас. Гаиләдә, хезмәт һәм уку урыннарында һәркем бер-берсенә карата игътибарлы булсын иде, чөнки быелгы грипп катлауланулар калдыра. Әгәр дә үзегездә грипп билгеләре сизәсез икән,...
-
Тирә-юнең кардан арынганмы?
"Янгын куркынычсызлыгын саклау максатыннан, һәр оешма үзенең территориясен кардан арындырып торырга тиеш, шулай ук запас керү-чыгу юллары, котельныйлар да тиешле тәртиптә булсын. Түбә башларыннан төшкән карлар, кыеклардан коелучы боз сөңгеләре дә халык өчен куркыныч. Аларны вакытында чистартып тору кирәк", - диде 106нчы янгын бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков традицион шимбә киңәшмәсендә.
-
Хезмәт юлы – хәрби комиссариат
Хәрби идарәнең җирле органында күпъеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм тууына 60 яшь тулу уңаеннан район башлыгы Р. Н. Заһидуллин Җамалиев Рафаиль Вәгыйзь улына Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Апас егете Рафаиль абый Җамалиевка яшьлегендә хәсрәтне күп күрергә туры килә. Аңа 11 яшь чагында әнисе, аннан әтисе вафат булалар. Аны...
-
Беләсез күк сихәт догасын
"Кешеләр безнең янга авырулары белән генә түгел, язмышлары белән дә уртаклашырга килә. Аларның хәлләренә керү, серләрен саклау, тән дәвасы белән беррәттән рухи яктан да көч бирү, дәвалау безнең бурыч", - ди бу көннәрдә 65 яшьлек олы юбилеен каршылаган Татарстан Республикасының Атказанган табибәсе, югары категроияле табиб-терапевт Лениза Сәмитова. Табиб һөнәре зур...
-
Иң матур исемне кем таба?!
2013 елның җәендә Казанда Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналары, «Футбол-2018" дөнья чемпионаты уеннары узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем табу конкурсы игълан ителде. Беренче этапта - 24 гыйнварга кадәр һәр кеше үзе теләгән исемне "конкурска" дип билгеләп, pr@tatar-inform.ru электрон адресы аша юллый ала. Икенче этап 25 гыйнвардан 31 гыйнварга...