Алабуга районында 5 юл-транспорт һәлакәтендә 12 машина бәрелешкән
Бүген иртән М-7 трассасының Алабуга районындагы өлешендә 7 фура, 3 йөк машинасы һәм 2 җиңел автомобиль бер-берсеннән 40 метр ераклыкта авариягә юлыккан. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан авария булган урында 22 кеше һәм 10 берәмлек техника,...
Бүген иртән М-7 трассасының Алабуга районындагы өлешендә 7 фура, 3 йөк машинасы һәм 2 җиңел автомобиль бер-берсеннән 40 метр ераклыкта авариягә юлыккан. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан авария булган урында 22 кеше һәм 10 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгыннан 5 кеше һәм 2 берәмлек техника, шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшләгән.
Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Көчле буран һәм юлларда күз күременең начар булуы авариянең төп сәбәпчесе булырга мөмкин.
Чыганак: intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев