Татарстан юлында ике кешенең гомере өзелгән
ГИБДД сообщает

Татарстан юлында ике кешенең гомере өзелгән

18 майда, республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 12 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Һәлакәт аркасында 2 кешенең гомере өзелгән, 13е тән җәрәхәте алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кичә исерек хәлдә руль артына утырган 35 кеше тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәсен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 73, балаларны махсус...

18 майда, республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 12 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Һәлакәт аркасында 2 кешенең гомере өзелгән, 13е тән җәрәхәте алган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кичә исерек хәлдә руль артына утырган 35 кеше тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәсен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 73, балаларны махсус креслога утыртмауның - 60, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 532 очрагы ачыкланган.

Майның 18 көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 204 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 19 кеше үлгән, 228е тән җәрәхәте алган.

Чыганак: intertat.ru

 

 

 


Нет комментариев