Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Үзебезнеке үзебезгә эшли

"...Быел Апас юл төзүчеләре районда күпме эш башкарды, нинди планнары бар?.." Ришат Җамалиев. Апас районара юллар идарәсе баш инженеры Илдар Хәйбуллин укучыларыбыз сорауларына җавап бирә: - Быел башкарылачак эш күләменең яртысыннан артыгы үзебез урнашкан җитештерү базасы - Апас районына туры килә. Сезон башыннан Барыш-Әҗем арасында 4203 метр юлга икенче кат...

"...Быел Апас юл төзүчеләре районда күпме эш башкарды, нинди планнары бар?.."
Ришат Җамалиев.
Апас районара юллар идарәсе баш инженеры Илдар Хәйбуллин укучыларыбыз сорауларына җавап бирә:
- Быел башкарылачак эш күләменең яртысыннан артыгы үзебез урнашкан җитештерү базасы - Апас районына туры килә. Сезон башыннан Барыш-Әҗем арасында 4203 метр юлга икенче кат асфальт түшәлде, берничә җирдә аңа кыр юлыннан керү, су агу урыннарын да ремонтладык. Кече Болгаер авылы үзәгенә кадәр 700 метр юл асфальтланды. Барыш авылы үзәгенә кадәр салынган яңа асфальт юл озынлыгы 1300 метр, Багышта - 1100 метр озынлыкта, Колчык-Түбән Балтай авыллары арасында 1500 метрлык яңа асфальт җәелде. Дәүләки-Дәвеш арасында 1 километрлык юл яңартылды. Олы Бакырчы авылы эченә кадәр 2100 метрлы асфальт юл яңадан асфальтланды, монысы авыл фермерларына дәүләт ярдәме программасы нигезендә эшләнде. Үтәмеш-Кабыккүпер, Шыгай авыллары арасында берничә километрлык яңа асфальт юл салуны Чүпрәле юл төзүчеләре башкарачак дип килешенде, юллары күтәртелде, 2000 тонна ком-таш ташып куелды. Апас-Табар Черкене арасындагы тузган 5,5 километрлык юлны реконструкцияләү 2015 елгы эш программасына кертелде, шуның 3 километрлы өлешен кырдырып тигезләп куйдык инде. Каратун-Апас юл чатыннан Түбән Биябаш авылына кадәр 8 километрлык тузган юлны яңартуга керештек, анда беренче кат асфальт салу фаразлана. Олы Кайбычка кадәр бу яңартылган туры асфальт юл ике араны 20 километрга кыскартачак. Каратун-Колангы арасындагы иске Казан юлында берничә километрлык асфальт юл ремонтланды. Быелгы сезонда Урта Балтай-Тутай, Дәүләки-Дәвеш-Коштавылы арасында юллар аеруча тузган урыннарында чокырларын ямау, тигезләү рәвешендә генә башкарылуы күздә тотыла. Район үзәгендә һәм авылара юлларны ремонтлау планы сезон вакытында үзгәрүе дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар