Яңалыклар
-
Өй интернетына тоташу турында авылларда сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстандагы кече торак пунктларның югары тизлекле интернетка тоташу ихтыяҗын билгеләү өчен РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда ир-ат үсмер улына мопедта йөрергә рөхсәт иткән өчен җавапка тартылачак
Татарстанның Кайбыч районында яшәүче ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Тикшерү версиясе буенча, ир‑ат 13 яшьлек улына мопед сатып алган һәм, үсмернең транспорт белән идарә итү хокукы булмаса да, анда йөрергә рөхсәт иткән.
-
Татарстанда «Экояз» конкурсы һәм санитар-экологик икеайлык башланды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республикада «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында санитар-экологик икеайлык старт алды. Аның төп максаты – чүплекләрне бетереп, кыштан соң биләмәләрне төзекләндерү. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Россия Герое Рәсим Баксиков: «Тормыш һәрвакыт укырга мәҗбүр итә»
Апаска эш сәфәре белән Россия Герое, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
-
Мал чалу урыннары һәм ветеринария контроле: Татарстанда Корбан гаетенә әзерләнәләр
Мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен быел 27 майда билгеләп үтәчәкләр. Татарстанда аңа әзерлек инде башланды. Корбанлык малларны чалу өчен урыннар әзерләнә. Республикага Россиянең башка төбәкләреннән терлек алып килгән очракларда санитария иминлеген тәэмин итү өчен ветеринария хезмәтләре чаралар күрә.
-
«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнарның туганнарына 10 миллион сум түләнәчәк
«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнарның туганнарына 10 миллион сум акча түләнәчәк.
-
«Нижнекамскнефтехим»да янгынны сүндергәндә бер янгын сүндерүче һәлак булган, өчесе зыян күргән
Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт идарәсе Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының 29 нчы янгын часте бүлекчәсе командиры Марат Нәҗипов «Түбән Кама Нефтехим»да янгында һәлак булган.
-
90 яшьлек Әлфинур Вәлиәхмәтова: үгез җигеп эшләдек
Идрәз авылында яшәүче Әлфинур апа Вәлиәхмәтова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
-
Апас урта мәктәбенең “Шәфкатьлелек юлында” иреклеләр отрядының игелекле эшләре дәвам итә
Атна саен укучылар җәмгыятькә файдалы гамәлләр кылып, волонтёрлык хәрәкәтенә үзләреннән өлеш кертә.
-
Рамил Гайнуллин: язма эшләрне тикшерүче нейрочелтәр укытучылар эшен җиңеләйтә
Казан шәһәрендәге КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә мәгарифтә цифрлы технологияләр һәм ясалма фәһем куллануның яңа мөмкинлекләре турында сөйләгән.
-
Айрат Фәрраховны Казан дәүләт медицина университеты коллективына тәкъдим иткәннәр
Казан дәүләт медицина университетында кадрлар үзгәреше. Югары уку йорты коллективына яңа җитәкче – Айрат Фәррахов тәкъдим ителгән. Ул ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән.
-
Җәй нинди булыр?
Гидрометеорология үзәге Татарстанда апрель-сентябрь айларына һава торышын фаразлады, - дип яза “Татар-информ”.
-
Татарстанда фаҗигале янгын: ир-ат плитәне сүндерергә онытып һәлак булган
Татарстанның Балык Бистәсе районында янгын аркасында 59 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Фаҗига Бичурай авылында шәхси йортта булган.
-
Түбән Камада “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә чыккан янгыннан соң 22 кеше хастаханәгә салынган
Түбән Каманың үзәк район хастаханәсенә “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә чыккан янгыннан соң 22 кеше госпитализацияләнгән.
-
Каратунда М. Н.Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы эшли
Медикларның төп бурычы-җирле халыкка диспансеризация уздыру.