Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Тату гаиләләргә баш иябез – Дәүләт эчендәге дәүләткә!

15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан Апас урта мәктәбенең Альмира Хисамова җитәкчелегендәге 3 "А" классында гаилә бәйрәме узды. Гаиләләрне бер-берсе белән таныштыру, бала һәм әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту, үзара аңлашуны арттыру максатыннан оештырылган бу кичә тирән һәм киң эчтәлекле иде. Балалар иң элек әти-әниләре ярдәмендә берсеннән-берсе уздырып...

15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан Апас урта мәктәбенең Альмира Хисамова җитәкчелегендәге 3 "А" классында гаилә бәйрәме узды.

Гаиләләрне бер-берсе белән таныштыру, бала һәм әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту, үзара аңлашуны арттыру максатыннан оештырылган бу кичә тирән һәм киң эчтәлекле иде. Балалар иң элек әти-әниләре ярдәмендә берсеннән-берсе уздырып гаилә газеталарын чыгардылар, әниләренең портретларын ясадылар, иң якын кешеләренә мәхәббәтләрен һәм ихтирамнарын чагылдырган шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Газизләренең мәктәпкә килүен дә бик дулкынланып көттеләр алар.

Бәйрәм балаларның чыгышлары һәм гаилә бәйгеләре белән үрелеп барды. Әти-әниләр дә бар мәшәкатьләрен онытып уеннарда катнаштылар, балалары янәшәсендә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Дөньяның барлык мәшәкатьләрен бер мизгелгә генә булса да оныттырып, гаилә кочагында ял иттергән, уллары-кызлары янәшәсендә үзләрен чын мәгънәсендә бәхетле санаган барлык әти-әниләр тәҗрибәле укытучы Альмира Хисамовага олы рәхмәт хисләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день семьи