Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

ЯРЫШТЫК ҺӘМ ҖИҢДЕК

Апас урта мәктәбендә математика фәне атналыгы үзды. Атналык эчендә һәр сыйныф төрле чараларда катнашты. Безнең 5"А" һәм 5"Б" сыйныфлары "ТЫ+Я=7Я" дигән кызыклы математик КВНда көч сынашты. Без аңа бик җитди әзерләндек, чөнки көндәшләребез әти-әниләр иде. Эмблема эшләү, математик музыкаль номер, сәхнә күренешләре, сәхнә бизәүләр үзе бер мавыктыргыч шөгыль булды. Безнең...

Апас урта мәктәбендә математика фәне атналыгы үзды. Атналык эчендә һәр сыйныф төрле чараларда катнашты. Безнең 5"А" һәм 5"Б" сыйныфлары "ТЫ+Я=7Я" дигән кызыклы математик КВНда көч сынашты. Без аңа бик җитди әзерләндек, чөнки көндәшләребез әти-әниләр иде. Эмблема эшләү, математик музыкаль номер, сәхнә күренешләре, сәхнә бизәүләр үзе бер мавыктыргыч шөгыль булды. Безнең бик озак көтеп алган кичәбез иде ул. Без математика дәресләрен, укытучыбыз Гүзәлия Сәгыйть кызын бик яратабыз, бу көннән соң ике сыйныф: 5А һәм 5Б арасында дуслык күперләребез тагын да ныгыды, бер-беребезнең сәләтләрен күреп сөендек. КВН бик кызыклы, файдалы, мавыктыргыч узды. Әти-әниләр белән ярышырга бик җиңел булмады билгеле, чөнки олы яшьтә булуларына карамастан, математиканы онытмаганнар икән алар! Бик күп формулаларны да искә төшерделәр, математик гамәлләр, мәсьә­ләләрне дә бездән калышмыйча чиштеләр, ләкин безне уздыра алмадылар.

Булат Вәлиев, Апас урта мәктәбенең 5 "А" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КВН ТЫ+Я=7Я