Новости по рубрике - Электрон подписка
-
Наркотикларга – юк! – дип әйт
Район мәгариф бүлегенә республиканың наркотикларга каршы "SаМоSтоятельные дети" проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2012 елга үткәреләчәк чараларның планы җиткерелгән иде. Ел башыннан республикакүләм проектта катнашучыларның эссе, шигырьләр, җырлар, проектның гимнын язу турлары узды. Районның "SMS балалар" хәрәкәте әлеге конкурсларда бик теләп катнашты. Ә Апас мәктәбенең...
-
КАНИКУЛНЫ КҮҢЕЛЛЕ ДӘ, ИСТӘЛЕКЛЕ ДӘ
"Зөя" балаларның ял-сәламәтләндерү үзәге каникул көннәрендә гөрләп торды. Биредә үзебездән һәм тирә-як районнардан килгән йөз бала ял итте. Алар өчен төрле кызыклы чаралар үткәрелде, кыш озату бәйрәме күңелләренә аеруча хуш килде.
-
“Грант”ка кем ия булыр?
23 мартта Апас урта мәктәбе базасында Республикакүләм игълан ителгән приоритетлы милли "Мәгариф" проекты кысаларында, 200 мең сумлык "Грант"ка дәгъва кылучы укытучыларның җәмәгать тыңлаулары узды. Биредә Апас мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнур Насыйбуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Харитонова, Биеш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Алексеева...
-
Тырышлык нәтиҗәсе
"Русский медвежонок - языкознание для всех" бөтенроссия халыкара уен-бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасыннан барлыгы 88 бала катнашкан иде. Укучылар биредә рус теле фәне буенча үзләштергән белемнәрен сынап караганнар. Рузилә Гомәрова җитәкчелегендәге 2нче "В" сыйныф укучысы Чухонцев Сергей иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңү яулауга...
-
Нәниләребез өчен күңел тыныч
Ындырчы авылының "Ромашка" балалар бакчасында 14 бәләкәч тәрбияләнә. Балаларның вакытлары күңелле дә, файдалы да үтә. Дәресләрдән, саф һавада булулардан тыш биредә бәйрәмнәр дә үзенчәлекле оештырыла. Күптән түгел генә балалар бакчасында гаилә бәйрәме узды. Әти-әниләр үзләренең нәниләре белән берлектә биеделәр, җырладылар, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Тәрбияче Римма Сираҗева һәр кеше үзенең...
-
Дистанцион укыту файдалымы?
Инде икенче ел мәктәптә химия, биология фәннәре буенча дистанцион укыту тәҗрибәсе бара. Һәр тәҗрибә - яңалык, ә аның уңай һәм тискәре яклары бар. Беренче елда укучылар яңа ысулга ияләшүдә кыенлык кичерсәләр дә, бу уку елында алга китеш бик күпкә сизелә. 9 сыйныфны тәмамлап, хәзерге көндә электр техникумында белем алучы бер...
-
БЕЛЕМНӘРНЕ СЫНАП КАРАР ЧАК
Бу көннәрдә 9, 11 сыйныф укучылары ЕГЭ һәм ГИА формасында узачак сынап карау имтиханнарына әзерләнә. Алар белемнәрен 20 март көнне рус теленнән тикшереп караячаклар.
-
“Ел укытучысы-2012” бәйгесе узды
Апас урта мәктәбе базасында приоритетлы милли "Мәгариф" проектын тормышка ашыру кысаларында, укытучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатларыннан "Ел укытучысы-2012" республикакүләм конкурсның район туры узды. Анда конкурсның мәктәп турында җиңеп чыккан 22 укытучы катнашты. Иң элек бәйгенең мәктәп турында барлык укытучылар ачык дәресләр күрсәттеләр. Бәйгенең икенче этабында алар эш тәҗрибәләрен чагылдырган материаллар,...
-
Укытучы заманнан артта калмаска тиеш
Бүгенгә районыбыз укытучыларына Татарстанкүләм "Укытучыга - компьютер" программасы буенча 388 данә ноутбук бирелгән. Районыбызның 22 мәктәбендә сыйфатлы һәм ышанычлы Интернет челтәренә керү мөмкинлеге бирүче Wi-Fi элемтә нокталары куелган. Мәктәпләрнең үзләрендә Татарстанкүләм "Мәктәпкә - компьютер" максатчан программасы буенча иң заманча 188 компьютер урнаштырылды. Гомумән алганда, бүген район мәктәпләрендәге нетбук, ноутбуклар һәм...
-
Юлда йөрсәң бул өлгер!
"Кояшкай" балалар бакчасында урта һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары катнашында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык дәресләр үтте. Нәниләр тәрбияче апалары ярдәмендә барлык юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен дә ныклап өйрәнгәннәр, әлеге теманы җырлар, шигырьләр, табышмаклар белән ныгытканнар. Урта төркем балалары куйган кечкенә генә тамашаны тәрбиячеләр Гөлнар Ибәтуллина һәм Луиза Җәләлиева әзерләгән....
-
РАИЛ – ГОРУРЛЫГЫБЫЗ!
Морзалар гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Раил Гыйльманов төрле олимпиада, конкурсларда катнашып үзенең уңышлары белән гел сөендереп тора. Әле күптән түгел генә математика, физика фәннәре буенча үткән интернет-олимпиадаларда I дәрәҗә дипломга, ә химия буенча III дәрәҗә дипломга лаек булса, чираттагы җиңү дә озак көттермәде. 18 февраль көнне...
-
Укучы хезмәте – китапта
21 февральдә Казан дәүләт федераль университетында гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның III республикакүләм фәнни гамәли конференциясе узды. Әлеге конференциядә Апас урта мәктәбенең 9 "А" сыйныфы укучысы Илназ Сафиуллин да (җит. Энҗе Сафиуллина) катнашты. Аның "Җ. Вәлиди - күренекле тел галиме" дигән хезмәте республикакүләм "Татар лингвокультурологиясе:...
-
Укытучылар ярышты
24 февраль көнне Апас урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2012" республикакүләм конкурсның район туры узды. Биредә 22 укытучы арасыннан конкурсның финал өлешенә узган 11 укытучы һөнәри осталыкта көч сынашты. Укытучылар класс сәгатьләре, методик семинар, ата-аналар җыелышлары кебек этапларда үзләренең тәҗрибәләрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Педагогик көрәштә Апас урта мәктәбенең тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин...
-
КЕМ ҖИҢӘР ИКӘН?
Апас урта мәктәбендә "Ел укытучысы" бәйгесенең мәктәп туры узды. Анда 17 укытучы ачык дәресләр күрсәтеп, бәйгенең район турына үтү өчен педагогик осталыкта көч сынаштылар. Быел мәктәпнең данын тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин яклаячак.
-
Мәктәпләрдә акция бара
- Район мәктәпләрендә ел башыннан "Игътибар - балалар!" исемле махсус акциягә старт бирелде. Район мәгариф бүлеге, ГИБДД җитәкче-белгечләре катнашында һәр мәктәптә укучылар өчен махсус сәхнәләштерелгән дәресләр, кичәләр үткәреләчәк. Бу бик мөһим - балаларны юлда имин йөрүгә өйрәтү чарасы һәм аларны олы тормыш юлына әзерләүнең хәлиткеч баскычы ул. Якын көннәрдә махсус...