Новости по рубрике - Электрон подписка
-
Әйдә, бераз биеп ал!
"Мөстәкыйль балалар" республикакүләм наркотикларга каршы проект кысаларында, Биеш урта мәктәбе укучылары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча флэш-моб, ягъни, күмәк рәвештә биюләр оештырдылар.
-
Укуда да, бәйгеләрдә дә сынатмый
Каратун урта мәктәбенең 10 класс укучысы Регина Хисмәтуллина район мәдәният йортында узган "Озын толым" бәйгесендә катнашып, үзенең җыр-биюгә осталыгы, тапкырлыгы, нәфислеге, үткенлеге, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән тамашачылар мәхәббәтен яулады.
-
Районыбыз балалары үрнәк күрсәтә
Пионериянең 90 еллыгын үткәрүгә әзерлек буенча һәм район Балалар Думасы депутатлары күчмә сессиясенең киңәшмәсе кысаларында, "Свияга" сәламәтләндерү лагерында төрле максатчан проектлар төзелде. "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче район Балалар Думасы депутатлары тарафыннан Пионерия Аллеясы төзелде. Районыбызның аграр көллияте тулай торагы янәшәсендә 90 чыршы утыртылды. Әлеге акциядә 34 кеше...
-
Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды
28 май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары биология, информатика һәм тарих фәннәреннән Бердәм Дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Әлеге зур сынауларда районыбызның 60 укучысы катнашты. Имтиханнар бик тыныч һәм оешканлык белән үтте. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел БДИ буенча яңа система кертелде - Россиядә махсус мониторинг төркемнәре оешты. Алар укучыларның интернет ресурслар белән...
-
Марш парков – 2012
"Марш парков-2012" акциясендә Апас районы укучылары да актив катнаштылар. Бәйгегә 7 мәктәптән 36 эш тәкъдим ителде. Җиңүчеләр түбәндәгечә: "Кыргый табигать утравы" фотобәйгесендә I урынны - Аида Зиннурова (И. Йомралы). II урынны - Кирилл Телишев (Биеш), III урынны - Нияз Сәмигуллин (И. Йомралы) алды. Янгын куркынычсызлыгы темасына ясаган рәсемнәр, плакатлар бәйгесендә...
-
Бүген әле кичке унга кадәр ярый
Балалар хокукларын яклау, саулыкларын һәм тормышларын кайгырту максатында, Татарстанда мәктәп яшендәге бала 1 сентябрь - 1 июнь чорында кичке уннан соң олылар озатуыннан башка урамда йөрергә тиеш түгел. 1 июньнән бу "комендант сәгате" кичке 11 гә кадәр дип билгеләнгән.
-
Сөйләр уңышлары бар
Каратун урта мәктәбе 1989 елның ноябрь аенда үз ишекләрен ачып җибәрә. Беренче уку елларында ук үзенә Каратун, Свияжный бистәсе, Кильдураз авылыннан укучылар туплый. Эшли башлаган көннән үк көчле, яңалыкларга омтыла торган коллективы белән аерылып тора. 2008 елда мәктәп Россия буенча игълан ителгән гомумбелем бирү мәктәпләре арасында инновацион белем бирү программаларын...
-
Диплом алып кайтты
Г. Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган ТР укытучылары һәм укучыларның "Илһам чишмәсе" исемле II республика әдәби- иҗат бәйгесендә Бакырчы мәктәбе укытучысы Зөлфия Вәлиева үзе иҗат иткән шигырьләре белән катнашкан иде. Зөлфиянең хезмәте бәяләнде, ТРның Мәгариф һәм фән министры А. Х. Гыйльметдинов аңа Диплом тапшырды.
-
Пионерия оешуга – 90 ел
Май ае Апас урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен аеруча истәлекле булды. 3 май көнне алар тантаналы шартларда Татарстан варислары оешмасына керделәр. Мәктәп директоры И. Зиннәтуллин, район ветераннар Советы рәисе М. Хәкимҗанова чыгыш ясап, кыскача пионерия тарихына тукталдылар, укучыларны яхшы укырга, тәртипле булырга өндәделәр. Педогог-оештыручы Г. Сафина төрле сорау-җавап...
-
Илзилә – республика горурлыгы
Казан шәһәрендә "Тере классика" Бөтенроссия яшь сәнгатьле уку осталары бәйгесенең республикакүләм этабы узды. Анда безнең район данын Биеш мәктәбенең 5 класс укучысы Илзилә Камалиева (җитәкчеләре Г. Алексеева, Л. Дадашова) яклады. Ул барлык көндәшләрен артта калдырып I урынны яулады. Илзилә 1 июньдә республика данын яклап Мәскәүдә чыгыш ясаячак. Сәләтле яшь райондашыбызга...
-
Тату гаиләләргә баш иябез – Дәүләт эчендәге дәүләткә!
15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан Апас урта мәктәбенең Альмира Хисамова җитәкчелегендәге 3 "А" классында гаилә бәйрәме узды. Гаиләләрне бер-берсе белән таныштыру, бала һәм әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту, үзара аңлашуны арттыру максатыннан оештырылган бу кичә тирән һәм киң эчтәлекле иде. Балалар иң элек әти-әниләре ярдәмендә берсеннән-берсе уздырып...
-
АЙГӨЛ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ БӘЙГЕДӘ ҖИҢДЕ
Буа шәһәрендә узган "Укучыларның мәктәп проектыннан интеллектуаль элита формалаштыру" темасына фәнни-гамәли конференциядә Акхуҗа мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Алия Сираҗиева һәм Рифнур Мөхәммәтшин (җит. Әнүзә Кормашева) һәм 11 сыйныф укучылары Айгөл Мостафина, Ираида Кудряшова (җит. Гөлназ Әхмәтҗанова) катнаштылар. Айгөл Мостафина "Иң яхшы эзләнү эше" номинациясендә грамота һәм акчалата бүләккә лаек булды.
-
Бер минут та буш узмасын!
Апас һәм Каратун мәктәпләрендә "Мәктәп дәресләрдән соң" темасы астында зур республикакүләм проектлар эшләнә. Әлеге проектларда дәресләрдән соң укучыларның вакытларын файдалы һәм нәтиҗәле үткәрү чагылдырылачак. Җиңеп чыккан очракта мәктәпләрне Грант бүләге көтә. Проект арты проект яклана Биеш урта мәктәбе укучысы Ольга Безрукова (җит. В.В. Безрукова) Буа шәһәрендә "Мәктәп проектыннан ТРның интеллектуаль...
-
Балалар кемне ярата?
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасы вәкиле Нурия Камалетдинова "Татарстанның иң яхшы тәрбиячесе" республика конкурсы финалында районыбыз данын яклаячак. Свияжный бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасында районкүләм сайлап алу турында 21 тәрбияче катнашты. Алар төрле номинациядә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсны оештыру комиссиясе карары белән беренче урын Нурия Камалетдиновага (Апас, "Кояшкай") бирелде. Аның иҗади...
-
Әзер бул! Юк! – дип әйт!
Биеш урта мәктәбе укучылары ел саен "SаМоSтоятельные дети" республикакүләм наркотикларга каршы проектта актив катнашалар. Быел да алар шушы проект кысаларында һәм укытучылары Илсөяр Курамшина җитәкчелегендә 7 апрель көнне "Әзер бул! Юк! - дип әйт!" дип исемләнгән акция үткәрделәр. Халык күп җыелган урыннарда булып, куркыныч чиргә каршы темаларга чыгышлар ясадылар, психотропик...