Новости по рубрике - Электрон подписка
-
Эшче һөнәрләр һәрчак кирәк
Апас аграр көллияте дә яңа уку елын башлап җибәрде. Аларга Белем бәйрәме тантанасында ООО СХП "Зөя" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов заманча телевизор бүләк итте һәм җәй көне берләшмә эшенә зур өлеш керткән укучыларга акчалата премияләр тапшырды.
-
ӘДӘПЛЕ БУЛЫП ҮСӘЛӘР
Тутай авылыннан Булат Гайнуллин, Фәнил Хәкимов, Фаил Вафин мәктәптә тырышып уку белән беррәттән, авыл мәчетенә йөреп дин сабаклары да үзләштерәләр. "Җәмигъ" мәчетендә узган Коръән уку бәйгесендә дә актив катнашып, белемнәрен күрсәттеп макталдылар бу егетләр.
-
ӘДӘПЛЕ БУЛЫП ҮСӘЛӘР
Тутай авылыннан Булат Гайнуллин, Фәнил Хәкимов, Фаил Вафин мәктәптә тырышып уку белән беррәттән, авыл мәчетенә йөреп дин сабаклары да үзләштерәләр. "Җәмигъ" мәчетендә узган Коръән уку бәйгесендә дә актив катнашып, белемнәрен күрсәттеп макталдылар бу егетләр.
-
БАЛА БЕЛЕМЛЕ ДӘ, ХЕЗМӘТ СӨЮЧӘН ДӘ БУЛСЫН!
"Дәресләрдән соң - мәктәп" проектын тормышка ашыру максатыннан нәтиҗәле эшләре өчен район башлыгы Рәшид нәҗиб улы Заһидуллин Апас, Борнаш, Биеш, Каратун, Морзалар, Балтай, Черкен мәктәпләренең һәркайсына 10-15 данә заманча тегү машинасы бүләк итте. "Укучылар тырышып белем алудан тыш, төрле түгәрәкләрдә эшкә дә өйрәнеп үссеннәр, һөнәрле кеше беркайчан да югалмый", -...
-
Хезмәтләрендә хөрмәтле
Укытучыларның август киңәшмәсендә бер төркем укытучы - белгечләр яшь буынны тәрбияләүгә керткән хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Кабыккүпер мәктәбе директоры Мөршидә Хәсән кызы Шәрәфуллина, "Үзәкләштерелгән бухгалтерия"нең өлкән бухгалтеры Миләүшә Ренат кызы Заһидуллина, Морзалар мәктәбенең математика укытучысы Әлфия Вәгыйзь кызы Сираҗева, Табар Черкене урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча...
-
Яңа алымнар белән
Республикада беренчеләрдән булып Апас "Кояшкай" балалар бакчасында яңа федераль дәүләт таләпләре буенча балаларны рус теленә өйрәтүдә эксперименталь мәйданчык оештырылды. Тәрбияче Н. И. Камалтдинова махсус курслардан алып кайткан белемнәрен район тәрбиячеләренә таратты. Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре Т. К. Гыйниятуллина һәм Г. З. Алимова яңа юнәлеш буенча уңышлы гына эшләп киттеләр. Рус...
-
ШӘКЕРТЛӘРЕ НӘКЪ ҮЗЛӘРЕ КЕБЕКЛӘР...
"Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз да югары уку йортларына укырга керү бәхетенә ирештеләр", - дип горурлык хисе белән хәбәр итәләр Табар Черкене мәктәбе укытучылары. Биредә 3 югары категорияле, 11 беренче категорияле укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Алда - яңа уку елы Апас урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының 86%ы укуларын республикабызның...
-
КҮРКӘМ УҢЫШЛАРЫ БЕЛӘН СӨЕНДЕРӘЛӘР
Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире Гөлира Кадыйрова белән Апас мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамилә Вәлиеваның балалар белән эшләү тәҗрибәсен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Районкүләм уза торган һәр чарада алар хәзерләгән балалар-укучылар актив катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар. "Бу педагоглар безнең горурлыгыбыз, алардан әле күп нәрсәгә өйрәнергә була", -...
-
НИНДИ ҺӨНӘР САЙЛАРГА?
Быел республикабызның 20000 чыгарылыш сыйныф укучысы үзләренең булачак һөнәрләрен сайлый. 14 августта ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен узган брифингта сүз югары уку йортларына һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртипләре турында иде. Брифингта катнашкан ректорлар үз уку йортларына абитуриентларны кабул итү үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларына 5...
-
Табар Черкене мәктәбе “+5” алды
Мәктәпләрнең яңа уку елына һәм кышкы чорга әзерлеген тикшерү комиссиясе Табар Черкене мәктәбен иң төзек, иң үрнәк, иң матур мәктәп буларак билгеләде. Коллектив һәр җирне инә күзеннән үткәргән. Обойлар да зәвык белән сайланган, буяу эшләре дә сыйфатлы башкарылган, класслар, заллар, бүлмәләр тиешенчә җиһазланган, белеп кенә бизәлгән. Гомумән, мәктәп укучыларын каршы...
-
Яшь иҗатчы уңышы
Каратун мәктәбе укучылары үзләрен төрле иҗади бәйгеләрдә сыныйлар. "Сәләт" яшьләр үзәгенең "Ялкын" журналы белән берлектә үткәргән республикакүләм "Сәләткә нур булыр йолдызлар" иҗат бәйгесендә 10 сыйныф укучысы Илүзә Гайнетдинова I урынны алып, "Сәләт Раушан" лагерена юлламалы булды. Әлеге лагерьда ял итеп, журналистика буенча белем туплап, шул ук вакытта үзенең иҗади сәләтен...
-
Исәнме укытучым, саумы сабакташ?!
30 июнь көнен без түземсезлек белән көтеп алдык. Нәкъ менә шушы иртәдә Апас урта мәктәбендә классташлар очрашуы булып узды. "Туган мәктәбебезгә рәхим итегез 1977 елгы чыгарылыш!" Әнә шундый матур сүзләр язылган иде актлар залының сәхнә түренә. Ә классташыбыз Гөлия Мостафина-Ганиева Казан каласыннан мәктәбебезгә, укытучыларыбызга, классташларыбызга багышлап бик эчтәлекле газета чыгарып...
-
БЕЛГЕЧЛЕК АЛЫРГА ТЕЛӘСӘҢ
Татарстанда быел БДИ сынавын уза алмаган, ягъни мәҗбүри тапшырырга тиешле фәннәрдән тиешле балл җыя алмаган 303 укучыга аттестат бирелмәгән. Алар 2013 елда һәм аннан соңгы елларда имтихан тапшыра алачаклар. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен узган брифингта ТР Фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте. "Аттестат югары уку...
-
Һөнәрле кулда гәүһәр бар
30 июньдә Апас аграр көллияте үзенең 92 студентын олы тормыш юлына, хезмәт иленә озатты. Быелгы уку елын тәмамлап соңгы кыңгырау чыңлады.
-
...Сизелмәде унбер ел үткәне
Быел районда 147 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Алар арасында 13 медалист бар. Күркәм традиция буенча 28 июнь көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә чакырылды һәм аларга тантаналы шартларда аттестат тапшырылды.