Новости по рубрике - Электрон подписка
-
ЮМАРТ КӨЗ, ЯМЬЛЕ КӨЗ
Борнаш урта мәктәбенең озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучылары, Гөлнара апалары Хәмидуллина җитәкчелегендә, зур әзерлек белән көзне озату кичәсе үткәрделәр. Алар "Көз һәм без" дип исемләнгән бәйгедә тапкырлыкта, зирәклектә, тизберлектә көч сынаштылар һәм саллы бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге күмәк бәйгедә катнашу, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән 1 сыйныф укучыларына аеруча...
-
Ә БЕЗ ... СЕЗГӘ БАРАБЫЗ!
Мәктәпләрдә уңышлы гына эшләп килүче иҗат түгәрәкләре бар. Аларның чираттагы иҗат көннәрендә без дә катнашырга, яшь каләм тибрәтүчеләр белән очрашырга телибез. Яшь каләм ияләрен нәрсә борчый, алар бүген нәрсә белән кызыксына, күңелләрендә нинди уй йөртә? Кайсы мәктәп өлгеррәк, кем безне беренчеләрдән булып очрашуга чакыра, сәяхәтебез шул юнәлештә булачак. "Йолдызчык"ның чираттагы...
-
Кем остарак?
Әй, дулкынландылар, бик тырышып хәзерләнгән булсалар да каушаулары да сизелде курсантларның мәртәбәле жюри алдында. Берсенең дә яшьтәшләре алдында да сынатасы килмәде. Чөнки аграр көллиятләр арасында "Һөнәре буенча иң яхшы - 2012" зона бәйгесендә "Иң яхшы машина йөртүче" исемен алу җиңел түгел шул. Аграр көллиятнең булачак шоферларга юл йөрү кагыйдәләре серләрен...
-
Хөрмәт казанган тәрбияче
Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе Вильданова Илсөяр Рәшит кызы үз эшенең остасы. Биредә тәрбияләнүче нәниләр районкүләм үткәрелгән барлык чараларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулыйлар. Барлык гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган тәрбияче коллективта хөрмәт казанган остаз. Ирешкән уңышлары өчен ул Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының, мәгариф бүлегенең Мактау...
-
Сәламәт рух, сәламәт аң – зур байлык
Республикакүләм наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" проекты кысаларында, Биеш мәктәбе укучылары "Без - сәламәт Россия өчен" акциясен үткәрделәр. Алар халык күп була торган урыннарда исерткеч эчемлекләр эчүгә каршы чыгышлар ясадылар, әлеге эчемлекләрнең ни кадәрле зыян китерүен аңлаттылар, буклетлар тараттылар. Проект һәм акциянең эчтәлеген чагылдырган плакатлар белән Свияжский бистәсендә балалар һәм яшүсмерләр...
-
МӘКТӘП ТЕПЛИЦА ТӨЗИ
Авыл мәктәпләрен җылыту системасын модернизацияләү, энергия һәм акча ресурсларын янга калдыру, сакчыллык режимына күчерү район мәгариф тармагында зур котельныйларның эштән туктатылуына китерде. Ә менә бушап калган бу зур капиталь биналар белән нишләргә? Быел махсус программа буенча реконструкцияләнгән Морзалар мәктәбенең иске тәрәзә рамнарын бүген Кызыл тау мәктәбендә очратып була. Мәктәп директоры...
-
ШӘФКАТЬЛЕ БУЛСЫН ҺӘР ЙӨРӘК
Кабыккүпер мәктәбендә шәфкатьлелек ункөнлеге узды. Әлеге ункөнлек кысаларында "Шәфкатьлелек", "Укытучыңны котла!", "Уңыш бәйрәме" кебек акцияләр оештырылды. Укучылар укытучыларга һәм өлкәннәргә бүләк итү өчен открыткалар ясадылар, тимурчылык эше белән шөгыльләнделәр, концертлар куйдылар.
-
“Кояшкай” алар белән кояшлы
Моннан 27 ел элек беренче хезмәт юлларын "Кояшкай"да башладылар алар. Борнаш авылыннан Дания Шәмсетдинова (Минһаҗева) һәм Әҗем авылы кызы Гөлнар Ибәтуллина (Бикчәнтәева) бүген инде бу балалар бакчасының тәҗрибәле, алыштыргысыз хезмәткәрләре. Үз хезмәтләренә җаваплы караш, балаларга ихлас мәхәббәт иҗади белемгә омтылыш белән үрелеп бара аларда. Коллективта эшләүчеләрнең һәркайсы нәниләрнең йөрәгенә ачкыч...
-
Иминлекне ничек сакларга?
Борнаш урта мәктәбендә балалар иминлеге айлыгы үтте. Әлеге айлык кысаларында иң элек әти-әниләр катнашында җитди һәм үтемле җыелыш узды. Соңрак, форпостлылар янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре Таһир Әхмәтов белән очрашу оештырдылар. Ул әлеге хезмәтнең асылы белән таныштырды, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда иминлекне саклап калырга өйрәтте.
-
Ил карты да сезгә башын иеп, Мөгаллим дип, зурлап эндәшә
Апас урта мәктәбендә 5 октябрь - Укытучылар көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Иртәдән үк мөгаллим һәм мөгаллимәләргә ихтирам күрсәтелде. Укучылар дәресләр башланганчы ук укытучыларны күңелле музыка астында матур чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Дәресләрдән соң укучылар көче белән әзерләнгән концертны да укытучылар бик яратып тамаша кылдылар. Бәйрәм уңаеннан укытучылар арасында...
-
Алтын көздә алтын бәйрәм
Югары категорияле укытучы, россиякүләм һәм республикакүләм проектлар җиңүчесе, "Безнең иң яхшы укытучы" Гранты иясе Җәмилә Гыймадиева бу көннәрдә күркәм юбилее һәм һөнәри бәйрәме уңаеннан укучыларыннан, якыннарыннан, хезмәттәшләреннән күп кенә котлаулар кабул итте. Ул инде 30 елга якын Каратун урта мәктәбендә балаларга математика серләрен төшендерә. Эзләнә, таба, катлаулы саннар дөньясында көн...
-
САКЛА, ЯРАТ!
27 сентябрь көнне Апас урта мәктәбендә "чисталык дәресләре" узды. Укучылар экология темасына багышланган викториналарда, уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар. 3 "Б" классы укучылары "Боекма, тиз җавап бир", "Кара һәм ялгышма" дигән конкурсларда аеруча теләп көч сынаштылар. Укучылар класс сәгатьләрендә табигатьне сакларга һәм яратырга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
Чисталык тән саулыгы да, рух байлыгы да
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән табигатьне саклауга юнәлтелгән экологик белем бирү акциясе кысаларында 27 сентябрь көнне районның һәрбер мәктәбендә "Чисталык дәресләре" үтте. Мондый акция дөньяда беренче тапкыр 1993нче елда Австралиядә үткәрелә. Бу көнне җирле халык океан ярындагы пляжларны, ял итү урыннарын чистартырга чыга. Әкеренләп ел саен башка илләр дә...
-
Белем дөньясы – мавыктыргыч
Апас урта мәктәбенең 4-6 класс укучылары Казан Федераль университеты каршында эшләп килүче Балалар университеты профессоры Валерий Летяев белән очраштылар. Очрашуның максаты - балаларны үзенчәлекле белем дөньясы белән таныштыру, кызыксындыру, мавыктыру, тырышып укырга, гыйлемле булырга өндәү иде. "Укыган кеше күп белә, һичкайчан югалып, каушап калмый, тормышта үз урынын җиңел таба", -...
-
Хәбәрдарлык һәм төгәллек замана таләбе
8 сентябрьдә билгеләп үтелгән финансчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районыбызның барлык мәктәпләрендә дә "Финанс грамоталылыгы көне" узды. Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр. Иске Йомралы мәктәбендә узган ачык дәрестә "Татфондбанк"ның Апас бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Җәләлетдинова катнашты. Ул тормыш иткәндә килеп...