Новости по рубрике - Электрон подписка
-
Авыл аңа чит түгел
"Мин авылны сайлыйм" республикакүләм фәнни-тикшерү, проект һәм иҗат эшләренә багышланган бәйгедә Акхуҗа мәктәбе укучысы Ираида Кудряшова да катнашты. Ул җитәкчесе Илшат Вәлиуллин ярдәме белән "Авыл - табышлы урын: эшмәкәрлек, фермерлык һәм кече бизнес нигезләре" дип аталган проект тәкъдим итте һәм 9-11 класс укучылары арасында беренче урынны яулады.
-
Белем белен ашата
90 еллык тарихы булган Казан Дәүләт аграр университеты укытучылары Апас аграр көллиятенең актлар залында көллият һәм Апас урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары очраштылар. Бу чараның төп максаты - олы тормышка аяк басарга җыенучы, югары белем алырга теләге булган яшүсмергә дөрес юнәлеш бирү, бу уку йорты белән якыннанрак таныштыру иде. Университет...
-
ҺӘР ЧАРАДА АКТИВ
Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасының "ТР студентлар Лигасы" һәр елны башлангыч, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында транспорт хезмәтенә түләү сайлап алу бәйгесе уздыра. Аграр көллиятнең өченче курс укучысы Юлия Степанова узган ел шушы бәйгедә катнашып грантка ия булды. Юлия татар теле буенча республикакүләм бәйгеләрдә призлы урыннар алып килә. Гомумән,...
-
Кулларына күз иярми
Олы Бакырчы мәктәбе каршында эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәгенә (җитәкчесе Раилә Вафина) укучылар бик теләп йөриләр, шөгыльләнәләр. Кәгазьдән, тукымадан, балчыктан ни генә иҗат итми алар. Искиткеч матур бизәкләр төшереп бәйләгән шәл, кофталарны күргәзмә-ярминкәләрдә бик тиз сатып алалар икән. 7 сыйныф укучылары Алинә Шәмсиева белән Ландыш Моталлапова бу көннәрдә тиздән җитәчәк...
-
ЯРЫШТЫК ҺӘМ ҖИҢДЕК
Апас урта мәктәбендә математика фәне атналыгы үзды. Атналык эчендә һәр сыйныф төрле чараларда катнашты. Безнең 5"А" һәм 5"Б" сыйныфлары "ТЫ+Я=7Я" дигән кызыклы математик КВНда көч сынашты. Без аңа бик җитди әзерләндек, чөнки көндәшләребез әти-әниләр иде. Эмблема эшләү, математик музыкаль номер, сәхнә күренешләре, сәхнә бизәүләр үзе бер мавыктыргыч шөгыль булды. Безнең...
-
“Чисталык дәресләре”
16 гыйнварда районның барлык мәктәпләрендә дә "Чисталык дәресләре" үткәрелде. Мәгълүм булганча, 2013 ел Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик культура һәм тәрбия елы дип игълан ителде. Чисталык, урман-суларыбызның ямьлелеле эчке һәм гаилә, мәктәп тәрбиясенә турыдан-туры бәйле. Өлкәннәр кылган гамәлләрне балаларыбыз күреп, күңеленә сеңдереп үсә - шуны онытмыйк! Апас мәктәбенең география укытучысы...
-
БОРНАШЛАР РЕСПУБЛИКАДА ТАНЫЛДЫ
Мәркәзебез Казан шәһәрендә узачак Универсиадага багышлап үткәрелгән "Команда-2013. Регион" проектында Борнаш урта мәктәбе укучылары командасы чыгышы республика күләмендә өченче урынга лаек булды. Алар әлеге проектның район турында уңышлы чыгыш ясап иҗади эшләрен республикага җибәргәннәр иде.
-
Янгынчылар бүләк тарата
Җиңүчеләр дә, катнашучылар да күбрәк булсын! Янгын куркынычсызлыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр арасында чиратагы Бөтенроссия иҗади конкурсының район сайлап алу туры тәмамланды. Конкурска төрле иншалар, рәсемнәр, кул эшләнмәләре, һ.б. тапшырылырга тиеш иде. Район турын үткәрү комиссиясе аларны карагач, җиңүчеләрне билгеләде. Әдәби сәнгать әсәрләре - (рәсемнәр) буенча: 6-10 яшьлекләр арасында -...
-
ИМТИХАННАРНЫ УҢЫШЛЫ БИРСӘҢ
14 декабрьдә Апас мәктәбе базасында Казан (Идел буе) Федераль Университеты (КФУ) вәкилләре Апас һәм Кайбыч районнары белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, югары сыйныф укытучылары белән "КФУның мәгълүмати технологияләрен кулланып укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасын камилләштерү" турында күчмә семинар-киңәшмә уздырдылар. Фәнни белем бирү буенча ректор киңәшчесе Л. Н. Нугуманова, кабул итү комиссиясенең...
-
БУЛДЫРАСЫҢ, ЛИЛИЯ!
Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышлап республика күләмендә төрле бәйгеләр узды. Шуларның иң мәртәбәлесе - милли классик драматургиянең К. Тинчурин исемендәге VI республика театр фестивале иде. Апас урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Лилия Вафина (җитәкчесе Флорида Мифтахова) шул фестивальдә катнашып "Макет" номинациясе буенча Гран-при яулады. Бу бүләкне аңа "Ул...
-
БАТЫР ДАНЫ ОНЫТЫЛМЫЙ
Апас урта мәктәбендә Ватан геройлары көненә багышланган тарих дәресләре узды. 9 "А" классы укучылары укытучылары Гөлнур Насыйбуллина җитәкчелегендә Апас һәм Кайбыч районнарының Советлар Союзы Геройлары турында чыгышлар әзерләделәр. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында батырлык кылган һәм югары дәрәҗәгә ирешеп Алтын медальгә лаек булган Р.А. Абзалов, Д.И. Горбунов, С.Х. Кәримов, М.К....
-
УЛ – ХАЛЫК ХӘТЕРЕНДӘ
6 декабрьдә Каратун урта гомуми белем бирү һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә танылган якташыбыз, тел галиме Җамал Вәлидинең тууына 125 ел тулу уңаеннан төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә республиканың төрле районнарыннан һәм тирә-як республикалардан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук Казан Федераль Университеты Идел буе төбәкара укытучыларның...
-
Саннар дөньясы аңа яхшы таныш
Апас урта мәктәбенең математика укытучысы, хөрмәтле хезмәттәшебез Гафиятуллина Асия Харис кызы бүген 55 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Тумышы белән Арча районыннан булган кыз биредә үк урта белем алып, 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтының математика факультетын тәмамлый. Шул дәвердән бирле, 27 ел дәвамында балаларга математика фәне серләрен төшендерә ул. Зур...
-
Көзге КВН
Быел мәктәптә үткәрелгән уңыш бәйрәме алдагы еллардан аерылып торды. Чөнки мәктәпнең үзидарәсе КВН формасында уздырырга дигән карарга килде. Һәм командаларга төрле илләр бүлеп бирелде. Һәр сыйныф та үзләренең эшен җиренә җиткереп башкарды. Ә тамашачы һинд, үзбәк, шәрык биюләрен үз итте. Кәчәбез төрле уеннар белән үрелеп барды. Жюрига нәтиҗә чыгару бик...
-
БУЛДЫРАСЫҢ, ИЛҮЗӘ!
Каратун урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илүзә Гайнетдинова (җитәкчесе Сәвия Тимершина) Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, дәүләт оешмасы, "Идел" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган XII "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште һәм III урын яулады.