Язмыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урта Балтай авылында гомер итүче Флюра апа Шакирова: “Бер куллы булсам да, Ходай мине Ана һәм хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм итмәде”
Мөмкинлекләре чикләнеп тә, язмышына сыкранмаган, йөрәк әрнүенә, күңел төшенкелегенә бирешмәгән көчле рухлы кешеләр була.
-
Әллә язмыш, әллә рәнҗеш (Хикәя)
Аларның йорты әллә каян үзенә игътибарны җәлеп итә. Гүя ул Сафура белән бергә картайган, таушалган һәм карчыкның хәсрәтләрен төенчеккә төйни-төйни, барысын да сыйдыра алмыйча тез чүккән.
-
Тиран ир һәм инсульт: Чаллыда яшәүче өч бала әнисе 15 ел көткән бәхет тарихын сөйли
Елена Абзалова кибеттә кассир булып эшли. Сатып алучылар көләч йөзле Еленаны оператив эшләве, яхшы күңелле һәм һәрвакыт елмаючан булуы өчен ярата. Әмма сөйкемле хатын-кызның күпме михнәт кичергәнен берәү дә күз алдына китерми…
-
Авария вакытында 8 яшьлек кызның култык астына терекөмешле градусник кадалган
Артем шәһәрендә юл-транспорт һәлакәтендә 8 яшьлек кызның култык астына терекөмешле градусник кадалган. Бу хакта Артем шәһәре хастаханәсенең Телеграм-каналы хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ сайты.
-
«Айсылу – Илһам мәхәббәте» – Никах билгеләнгән көнне кияүгә җеназа укыдылар
Айсылу белән Илһам үсмер чактан бер-берсен өзелеп яратты. Кичләрен, кояш баегач, һәрвакыт капка төбендә очраштылар. Айсылу, кичке эшләрен бетереп, егетен көтте, ә Илһам, эштән соң арыса да, беркайчан да бу очрашуларны калдыра алмады.
-
Резидә Шәрәфиеваның сеңлесе: «Мин яшим, мин җырлыйм», дип яшәде
«Чулпан» мәдәният үзәгендә Резидә Шәрәфиева белән хушлашу мәрасимендә сеңлесе Дилбәр апасының соңгы көннәргә кадәр биршмәве, яшәргә теләве турында сөйләде.
-
«Гаепләүдән курыккан»: 16 яшьлек кыз бәдрәфтә бала тапкан
Красноярск шәһәрендә балигъ булмаган ананың яңа туган баласын үтерүе турында шау-шулы җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
-
«Ялдан ияреп кайткан»: 10 яшьлек кызны чаян чаккан
Санкт-Петербургта яшәүче 10 яшьлек кызы агулы чаян чаккан. Бу чаян гаиләгә очраклы рәвештә ялдан ияреп кайткан. Бу хакта РЕН ТВ басмасына кызның әнисе сөйләгән.
-
75 яшьлек миллионер үзен караучы хатынга өйләнгән һәм икенче көнне үк үлгән
Ирландиядә 75 яшьлек миллиардер-фермер Джо Гроганның үлемен тикшерәләр. Ул үзен караучы 49 яшьлек хатын (сиделка) Лиза Флаэртига өйләнгән һәм туйдан соң икенче көнне үк вафат булган. Бу хакта «Daily Mirror» басмасына сылтама белән «Комсомольская правда» Телеграм-каналы яза.
-
Командировкадан кайтканда, М-7 юлында авариядә өч кеше һәлак булган
15 июльдә М‑7 трассасында Воротынск округында юл һәлакәте була. Биредә 2 җиңел машина бәрелешә. 3 кеше, шул исәптән 1 бала имгәнә, 2 кеше урында ук һәлак була. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр итә.
-
Хыянәт (хикәя)
- Әни, син бәхетнең ни икәнен беләсеңме?
-
Полиция Казанда бер төркем яшьләр бер егетне кыйнаганнан соң тикшерү үткәрә
Төнлә Казанның «Кояшлы шәһәр» торак комплексында сугышу очрагы булган. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бер төркем яшьләр бер егетне аңын югалтканчы кыйнаган.
-
«Әбисе күрмәгәндә чыгып киткән» – 3 яшьлек бала 2 тәүлек үзе генә урманда йөргән
Тывада югалган 3 яшьлек баланы эзләү тәмамланган. Ул дәү әнисе күрмәгән арада йөрергә дип китеп барган. Республика халкы еш кына балаларын, җәй айларында яңа сауган сөт һәм чын ит ашасыннар дип, табигатьтә туганнары янында яшәп торырга җибәрә. Шунда алар өлкәннәргә ярдәм итәргә дә өйрәнәләр. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
-
Зиратта киселгән агач астында калган ир-ат үлгән
Башкортстанның Зилаир районында яшәүче 39 яшьлек ир-ат саксызлык аркасында үлемгә китергән өчен суд каршына басачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
-
Көймәдә давылга эләккән 92 яшьлек галим Илгиз Карманов: «Бер дә курыкмадым!»
1 июль көнне Тәтеш районында Идел елгасында булган хәлне «уникаль шәхеснең уникаль маҗарага юлыгу мисалы» дияргә була. 92 яшьлек ир-ат һәм 80 яшьлек хатын-кыз резин көймәдә сәяхәт итә, давыл аркасында дулкын күтәрелеп, көймә нык чайкала башлый, һәм алар камышлы урында төртелеп кала. 2 июль кичке сәгать 6да өлкәннәрне коткаручылар таба.