Апаста бала хокукларын яклау көне уңаеннан чаралар узды
20 ноябрь - Бөтенроссия балаларга юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында, район үзәк китапханәсендә яшь буын катнашында түгәрәк өстәл үтте.
(20 ноябрь, “Апастово-информ”).
Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район прокуроры Зөфәр Абитов, район Советының юридик бүлек җитәкчесе Эльмира Шакирова һәм башкалар катнашты.
Район прокуроры Зөфәр Абитов булачак юристларга киңәшләрен бирде, мәктәп уставын сакларга, үз хокукларын белергә өндәде.
Яшь буын районның Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Алсу Хәйруллина, кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Гөлчәчәк Ахманова, балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Юлия Тимургазиева, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Фәнил Мингалиев белән дә танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев