Җиңү белән җиңелү – янәшә…
18 февральдә Чүпрәле районы бозында Апасыбызның "Зөя" хоккей җыелма командасы Татарстан беренчелегенә чираттагы календарь матчында катнашып, көндәше - Тәтеш районы хоккей җыелма командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстан беренчелегенә үткәрелүче хоккей буенча сайлап алу турнирында берничә җиңү яулап, безнең хоккейчыларыбыз республикабызның Идел аръягындагы 8 команда арасында...
18 февральдә Чүпрәле районы бозында Апасыбызның "Зөя" хоккей җыелма командасы Татарстан беренчелегенә чираттагы календарь матчында катнашып, көндәше - Тәтеш районы хоккей җыелма командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстан беренчелегенә үткәрелүче хоккей буенча сайлап алу турнирында берничә җиңү яулап, безнең хоккейчыларыбыз республикабызның Идел аръягындагы 8 команда арасында 3 нче урынны яуладылар…
Шул ук көнне Чүпрәле бозында Фәнис Заһриев күчмә Кубогына республикакүләм хоккей турниры да үткәрелде. Анда барлыгы 6 район командасы көч сынашты. Апаслылар бу турнирда да иң көчле командаларның берсе булуларын авыр матчларда бик җиңел расладылар. 4 команданы җиңеп, финалга үттеләр һәм боз хуҗалары белән төп уен вакытында исәп тигез булды. Турнир хөкемдарлары билгеләгән "буллит"та исә, спорт бәхете хуҗалар ягында булды һәм уен 2:1 исәбе белән төгәлләнде. Апасның "Зөя"хоккей җыелма командасы - икенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев