Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Здравоохранение

Аякларыгыз еш авыртамы?

Табиблар моның холестеринга бәйле булуын аңлата.

"Начар" холестеринның югары дәрәҗәсе организмга акрын гына начар йогынты ясый. Холестерин кинәт аяктан екмаса да, майга охшаган бу матдә йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм инсульт кебек җитди сәламәтлек проблемаларына китерергә мөмкин. Артерияләрдә холестерин туплану билгеләренең берсе вакыт-вакыт, яки "цикллы" авырту булып килеп чыгарга мөмкин.

"Начар" холестерин артерияләрдә туплана башлагач, балавыз кебек бу матдәнең кан тамырларының стенасына ябышуы аларның юллары тараюына китерергә мөмкин. Артерияләрнең мондый тараюы һәм катып китүе кан йөрешенә тискәре йогынты ясый, алар аша гадәти кан йөрешен чикли. Нәтиҗәдә, "цикллы авырту"лар йөдәтә башлый.

Кливленд клиникасы белгечләре әйтүенчә, бу төр авырту физик активлык вакытында барлыкка килә. Мондый авыртуның тагын бер билгесе — ул физик эштән туктау белән юкка чыга.

Бу авыртуның физик активлык вакытында килеп чыгуының сәбәбенә килгәндә, барысы да кан йөрешенә бәйле. Кливленд клиникасы белгечләре аңлатканча, артерияләрдә холестерин туплангач һәм кан йөреше начарайгач, бу "периферия артерияләре авыруы" дип аталган хәлгә китерергә мөмкин.

Аның беренче симптомнары — аякларда цикллы авырту барлыкка килү.
 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-10-25/ayaklarygyz-esh-avyrtamy-3002891?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев