Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас чаңгы шуу базасында Таһир Халитов истәлегенә ярышлар узды

Биредә районыбызның мәктәп укучылары катнашты.

(3 февраль, “Апастово-информ”).


Апас урта мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир Халитов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Кызлар һәм егетләр матур табигать кочагында урын алган чаңгы шуу базасына җыелды. Укучылар яшь үзенчәлекләренә карап, үзләренә билгеләнгән чакрымнарны җитез әйләнеп килде. Иң-иң җитезләр районның яшьләр эше һәм спорт бүлегенең һәм район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде.
Спорт бәйрәмендә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм “Алтын алка” боз сарае директоры Ирек Яраханов катнашты.
Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев