Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров килде

Апаста урман хуҗалыгы темасына киңәшмә узды.

(11 февраль, “Апастово-информ”).


Биредә урман хуҗалыгының 2023 елда эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2024 елга районыбыз территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү хакында сүз барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров,, район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин эшчәнлек буенча чыгыш ясады һәм агымдагы елга бурычлар куйды.
“Апас районында бу өлкәдә зур проблемалар килеп чыкканы юк. Һәр мәсьәлә вакытында һәм оператив хәл ителеп барыла. Бу бердәм, аңлашып эшләүнең нәтиҗәсе. Киләчәктә дә хәвеф-хәтәрләр булмасын иде”, - дип теләде Рәис Гомәров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев