Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның яшь көрәшче егете Марсель Әхмәтҗанов җиңү белән кайтты

Апас спорт мәктәбенең яшь көрәшче егете «Ялкын» журналы призларына узган республикакүләм көрәш ярышында 100 килограммлы үлчәү категориясендә призлы урынны яулаган.

(28 февраль, “Апастово-информ”).


Районның спорт мәктәбеннән хәбәр итүләренчә, 19-21 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында "Ялкын" журналы призларына республикакүләм көрәш ярышлары узган. Әлеге ярыш шулай ук РСФСРның спорт мастеры, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхммәтшин истәлегенә дә багышланган. Ярышта тренер Ринат Гыйламов җитәкчелегендәге Апасның яшь көрәшчеләре дә бил алышкан.
“Нәтиҗәдә, 48 команда арасында Апас көрәшчеләре командасы 18нче урынны яулаган. Ә яшь көрәшче егет Марсель Әхмәтҗанов 100 килограммлы үлчәү категориясендә призлы урынга ия булган. Марсель Әхмәтҗанов - Апас егете. Көрәш белән 3 ел дәвамында бик яратып шөгыльләнә. Районда узган көрәш бәйгеләрдә бик еш җиңү яулый. Шулай ук район данын республика күләмендә дә яклый. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче әтисе Илнар Әхмәтҗанов белән дә горурлана. Кечкенә энесе Сабирга да үрнәк һәм әнисе Маяга да терәк булырга омтыла ул”, - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев