Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан ишле Насыйровлар гаиләсе сайлауларга килгән

Апастан Җәмил һәм Лилия Насыйровлар да бүген иң беренчеләрән булып сайлауларда катнашкан.

(16 март, “Апастово-информ”).



“ Бик матур, истәлекле көн булды безнең өчен. Балаларыбызга дөрес үрнәк күрсәттек. Алар да үскәч, үз гаиләләрен коргач, шундый мөһим вакыйгаларда бергәләп катнашуны традициягә кертерләр. Балаларыбыз исән-сау булсын, аларның киләчәге якты булсын иде”, - ди Лилия ханым.
Насыйровлар гаиләсе 8 ятим баланы үз куенынына сыендырган. Аларның һәберсен үз балалары кебек тәрбияләп, ата-ана назы биреп яшиләр, дус һәм тату булып гомер итәләр. Балалары да бик акылыллар, пөхтәлекне, тәртипне яратып, әти-әнисенә ярдәм итеп үсәләр. Җәмил белән Лилиянең үз балалары инде зурлар, оныклар да бүләк иткәннәр. Бердәм, үрнәк гаилә сайлауларда үз тавышларын бирүне бик мөһим дип санаган.
“Безне елмаеп, матур, җылы сүзләр белән каршы алдылар. Шул кадәр ишле гаиләбез белән килүебезгә соклануларын белдерделәр. Балалар үзләре дә бик сөенештеләр. Матур итеп фотога да төшерделәр үзебезне”, - ди күп бала анасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев