Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карамасар авылында чишмә ачылды

Авыл халкы ярдәме белән төзекләндерелгән чишмә – “Югары Инеш” чишмәсе кулланышка тапшырылды.

(5 нче октябрь, “Апастово информ”) 


Әлеге тарихи вакыйганың шаһиты булырга барлык авыл халкы, күрше авыл имамнары, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев, авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев килде. 
Истәлекле чара Изге догадан башланып китте. Рөстәм Мингазиев Карамасар авылы халкын район башлыгы исеменнән кайнар котлады. Әлеге эшне башлап йөрүчеләр, хезмәтләре, матди һәм рухи ярдәм иткән һәрбер кеше Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан концерт карадылар. Соңыннан мәчеттә Мәүлет ашына җыелдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев