Яшьләр бүгенге көндә ил тынычлыгы өчен көрәштә булган райондашыбыз хуҗалыгында булды.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Республикабызның төрле уку йортларыннан килгән яшьләр Апас аграр көллияте студентлары белән берлектә игелекле эшләрен дәвам итәләр. Бу юлы алар батыр райондашыбыз Родион Тимергалиевның хуҗалыгында булып, ишегалларын кардан арындырдылар.
“Яшьләр күз ачып йомганчы ишегалдымны гөлт итеп куйдылар. Игелекле эшләре дәвамлы булсын”, - дип рәхмәтен ирештерде хәрбинең тормыш иптәше Тамара ханым.
Нет комментариев