Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүгелде авылында батырлар истәлегенә яңа обелиск ачылды

Бу уңайдан авылда тантаналы чара узды.

(23 февраль, “Апастово-информ”).


Биредә Резедә Төхвәтуллина җитәкчелегендәге Олы Бакырчы мәктәбе укучылары “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән чыгышын тәкъдим итте. Тарих укытучысы Илфат Садриев сугыш һәм тыл ветераннарын искә алды. Батырлар хөрмәтенә чәчәкләр куелды. Балалар тынычлыкның символын тасвирлап ак күгәрченнәр дә ясаганнар, үзләре белән төрле төстәге шарлар да алып килгәннәр иде. Тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен башларын салган якыннарының мәңгелештерелгән исемнәрен барлады.
Обелиск ачу тантанасы дулкынландыргыч һәм истә калырлык булып узды. Бәйрәм тантанасына авыл халкы бердәм булып җыелды. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та катнашты. Кайнар чәй, тәмле коймаклардан авыз итү мөмкинлеге дә булды. Бу хакта Олы Бакырчы мәктәбенең педагог-оештыручысы Резедә Төхвәтуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев