Татарстанда иртәгә, 6 сентябрьдә, төнлә һәм көндез урыны белән тизлеге секундына 20 метрга җиткән көчле җил, шулай ук яшенле яңгыр көтелә.
Һава торышы начараюга бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сак булырга һәм реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына яшеренмәскә киңәш итәләр.
«Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – дип искәртәләр министрлыкта.
Чыганак: «Татар информ"
Нет комментариев