“АгроАктив» хуҗалыгы республикада иң югары нәтиҗәләр күрсәтә
Авыл хуҗалыгы

“АгроАктив» хуҗалыгы республикада иң югары нәтиҗәләр күрсәтә

“АгроАктив” хуҗалыгында бүгенге көндә басуларда дүрт комбайн эшли. Хуҗалык хезмәтчәннәре 250 гектар мәйдандагы арпа басуын җыю эшендә.

Хуҗалык директоры урынбасары Фәргать Сибгатуллин сүзләренчә, көзге бодайны җыю инде тулысынча төгәлләнгән. 400 гектар мәйданнан гектарына уртача 65 центнер уңыш алынган. Арпаның да уңышы югары - бүгенге күрсәткеч гектарына 62 центнер тәшкил итә.

“Арпа буенча республикада уртача күрсәткеч 45 центнер тирәсе булса, бездә ул 62 центнер белән бара. Көзге бодайны да 65 центнер уңыш белән бетердек. Бу -  югары күрсәткеч. Республика буенча мондый уңыш сирәк очрый, - ди Фәргать Сибгатуллин.

фото уборка
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

Шулай да быелгы һава шартлары урып-җыю эшләрен катлауландырган. Яңгырларның еш явуы аркасында басуга техника чыгару мөмкинлеге чикләнә, эш темпы да бераз акрыная. Хәзер хуҗалыкта арпаны җыеп бетерүгә якынлашалар. Аннан соң язгы бодай басуларына керергә планлаштыралар. “Һава шартлары авыр булуга карамастан, егетләр иртәдән кичкә кадәр кырда. Кичке сәгать тугызга кадәр эшлибез. Шунысы сөендерә - уңышлар әйбәт. Ничек кенә булмасын, үстерелгән уңышны югалтмыйча җыеп алырга кирәк, - ди хуҗалык җитәкчесе урынбасары.

фото уборка
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

“АгроАктив”та киләсе ел уңышы турында да кайгырта башлаганнар. Көзге чәчүне 25нче августлар тирәсендә башларга ниятлиләр. Хуҗалыкта көзге бодай, арпа, көнбагыш һәм соя үстерелә. Быел 600 гектарда көнбагыш, 120 гектарда соя чәчелгән. Алда әлеге культураларны да җыеп алу эшләре көтә. Урып-җыю чорында хуҗалыкта яшь белгечләр дә актив эшли. Чүрибураш авылыннан Илмаз Муратов Апас аграр көллиятен тәмамлагач, хезмәт юлын “АгроАктив”та башлаган. Ул уку вакытында практикасын да шушы хуҗалыкта узган.

“Армиягә кадәр дә биредә эшләдем. Укыган вакытта практика үттем. Армиядән соң хуҗалык җитәкчеләре каршы алып, кабат эшкә алдылар. Хәзер КамАЗда эшлим, урып-җыюда катнашам, - ди Илмаз үзе.

Хуҗалык хезмәтчәннәрен алда әле шактый эш көтә. Иң мөһиме - һава шартлары мөмкинлек биргән һәр көнне нәтиҗәле файдаланып, уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу.

 


Нет комментариев