Әлмәндәр хезмәтчәннәре язгы чәчүдә
Авыл хуҗалыгы

Әлмәндәр хезмәтчәннәре язгы чәчүдә

“Апас-Мол” агрофирмасының Әлмәндәр берләшмәсендә чөгендер һәм көнбагыш чәчелә.


Хезмәткәрләр иртәдән кичкә кадәр  кырда. Алар уңышка нигез сала. Игенче-механизаторлар һәр аяз көннең кадерен белеп эшли. 
Кече Болгаердан Мансур абый Фәйзуллин инде күптән лаеклы ялда. Ул быел да чәчү эшләренә өлеш кертә. Бүгенге көндә көнбагыш чәчү эшендә. 
Илшат Сөнгатуллин – Каратун егете. Заманча тракторы белән МТК “Ак Барс” оешмасыннан булышырга килгән.
Җитәкче-белгечләр дә һәрчак кырда. Хезмәткәрләр көнгә 3 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.


Нет комментариев