Апас районында язгы кыр эшләре дәвам итә.
(15 апрель, “Апастово-информ”).
“Апас-Мол” агрофирмасының Иске Йомралы бүлекчәсе хезмәтчәннәре дә уҗымнарны тукландыру эшен башкара.
- Бүлекчәдә 1325 гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелгән. Кырларны карап, анализ ясап чыктык. Уҗымнар әйбәт кышлады. 130 гектарлы кырда тукландыру эшен дәвам итәбез. Кырлар кипте, кереп була. Эш иртәнге сәгать 5тә башлана, кичке сәгать 6га кадәр дәвам итә, - дип белдерде бүлекчәнең баш агрономы Хамис Мөхәммәдов.
Хезмәткәрләр көнгә 3 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. “Туман” агрегаты кырлар иңли. 3 техника ашламаны ташып тора.
“Апас-мол” берләшмәсенең тәҗрибәле шоферы Әсгать абый Закиров 37 ел руль артында. “Апас-мол” берләшмәсенең тәҗрибәле шоферы ул. “КамАЗ” машинасында колхозда ашлама ташый, чәчү, урак чорында катнаша. Ул быел да язгы кыр эшләренә теләп чыкты.
Нет комментариев