“Апас-Мол” агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсе кырларында 20 комбайн эшли
Авыл хуҗалыгы

“Апас-Мол” агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсе кырларында 20 комбайн эшли

Быел “Апас-Мол” агрофирмасы хезмәтчәннәренә махсус оешмадан ярдәм итәргә дә килгәннәр.

(6 август, “Апастово-информ”).

Басуларда 20 комбайн эшли. Бер-бер артлы тезелгән кыр кораблары алтынсу төскә манылган басуларны иңли. Алар артыннан күз иярми. Бар җиһанда техника тавышы яңгырый.

- Урып-җыю эшләрен зур әзерлек белән башлап җибәрдек. Быел бездә – яңалык. Ярдәмгә 20 комбайн килде. Өр-яңа комбайннарда яшь егетләр җиң сызганып эшлиләр. Бер минут та тик тормыйлар. Барысы да җитез, тырыш, чын хезмәт кешеләре. Яңгырлар яуса да, эштән озак вакытка туктап торган юк. Чөнки яңгырлар урыны-урыны белән яугалап уза. Бер үк кырның бер өлешендә сибәләсә, икенчесендә яумыйча да калырга мөмкин. Шулай әкрен генә эшлибез, зарланмыйбыз, - ди Әлмәндәр бүлеге идарәчесе Альберт Насретдинов.

Әлмәндәр бүлекчәсендә 1500 гектар мәйданда көзге бодай, шулай ук 1500 гектарда язгы бодай, 1500 гектар мәйданда шикәр чөгендере, 700 гектарда көнбагыш үстергәннәр. Бүгенге көндә 1000 гектарда мәйданда көзге бодай уңышын җыеп алуга ирешкәннәр. Бер гектардан уртача 30 центнер уңыш чыккан.

Биредә урып-җыю эшләре зур оешканлык белән бара. Иминлек, янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә катгый үтәлә. Комбайннар янәшәсендә су цистернасы таккан тракторлар йөри. Алар һәрвакыт әзерлек сызыгында тора.

Кыр хезмәтчәннәре дә һәрьяклап кайгыртылган. Алар өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Килеп эшләүчеләргә торак һәм уңайлы шартлар тудырылган.

Яңа комбайннарны яшь, тырыш егетләр иярли. Алар өчен Апас кырлары чит түгел. Рүзәл Зарипов Биектау районы егете. Ел саен урып-җыю эшләрендә катнаша.

- “Апас-Мол” агрофирмасына ярдәм итәргә килдек. Тырышып эшлибез. Иртәдән кичкә кадәр уңыш җыябыз. Эшебез оешкан төстә бара. Комбайннарыбыз яңа. Әлегә тоткарлыклар юк. Машиналар да  җитәрлек, берсе артыннан берсе тезелеп тора. Апас яклары бик матур. Кырлар да мул уңышы белән сөендерә. Җитәкчеләр белән дә уртак тел таптык. Безнең өчен уңайлы шартлар тудырылган, - ди Рүзәл Зарипов.

Яшел Үзән районыннан килгән Илсур Насыйбуллин да тәҗрибәле комбайнчыларның берсе.

- Озак еллар комбайн иярлим. Уңыш җыю-изге эш ул. Икмәк – яшәү чыганагы бит. Шуңа сөенеп эшлим. Техникаларыбыз да заманча. Эшлисе генә килеп тора. Апас якларын үз итәбез. Уңдырышлы кырлары да күңелгә якын. Исән-сау булып, урып-җыю эшләрен башкарып чыгарга язсын. Һава шартлары да мөмкинлек бирсен,  - ди комбайнчы.

Әлеге комбайнчылар арасында үзебезнең Әлмәндәр авылы егете Руслан Нуруллинны да очраттык. Яңа гына әлеге оешмага эшкә урнашкан егеткә туган авылы кырларын иңләргә насыйп булган.

- Хезмәт юлымны авыл хуҗалыгы белән бәйләдем. Берничә ел “Апас-Мол” оешмасында эшләгән идем. Хәзер исә яңа оешмага килдем. Туган җирем кырларында күкрәп үскән уңышны җыеп алырга насыйп булды. Сөенә-сөенә эшлим. Егетләр белән дус булып хезмәт итәбез. Кояшлы көннең һәр минуты исәптә, - ди ул.

 

Әлмәндәр бүлеге идарәчесе Альберт Насретдиновның һәр көне кырда уза. Тәҗрибәле җитәкче хуҗалыкта үз кеше.

- Урып-җыю чоры аеруча җаваплы. Икмәк язмышы, табыннар муллыгы хәл ителә бит. Күңел кырларга ашкына. Тырыш егетләр, заманча техникалар булганда уңышка ышаныч зур, - ди ул.


Нет комментариев