2026нчы елда районыбыз аграрийлары машина-трактор паркын яңарту юнәлешендә актив эш алып бара.
Район хуҗалыклары дәүләт һәм башка программалар аша техника сатып алу мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалана.
Ел башыннан бирле хуҗалыклар тарафыннан 3 берәмлек авыл хуҗалыгы тракторы, 1 берәмлек “Туман-2” комплексы һәм 26 берәмлек тагылма авыл хуҗалыгы агрегаты сатып алынган.
Техниканы яңарту кыр эшләренең сыйфатын күтәрергә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен үстерергә ярдәм итә.
Нет комментариев