Әтиле-уллы икмәк язмышын кайгырталар
Авыл хуҗалыгы

Әтиле-уллы икмәк язмышын кайгырталар

Түбән Биябашыннан Рәшит Җаббаров 30 елдан артык авыл хуҗалыгы берләшмәсендә эшли. Соңгы елларда “Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгына килгән. Икмәк язмышы өчен улы Рушан белән бергәләп өлеш кертәләр.

- Чәчәбез дә, урабыз да. Орлыкларның тишелеп чыгып, башаклар тулганын сизми дә калабыз. Бер эшне икенчесе алмаштырып кына тора. Кыш дәвамында техника янында булдык. Комбайн белән алтынчы сезон эшлим. Эшлисе генә килеп тора. Хезмәт хакларыбыз әйбәт, тәмле ашаталар. Ике ел рәттән җитәкчеләр ял итү мөмкинлеге бүләк иттеләр. Җылы якларда булып, яңа эш сезонына яңа көчләр туплап кайттык. Эш кешесенең кадерен белүче җитәкчеләребезгә рәхмәт, - ди Рәшит Җаббаров.

Рушан Җаббаров Казанда югары белем ала. Җәйләрен исә туган җире кырларында уздыра. Кулы эшкә ятып тора аның. 


-Икенче ел урып-җыю эшләрендә катнашам. 4нче курсны тәмамлап кайттым. Әти киңәшләрен тыңлап эшлим. Ир-егет өчен комбайн иярләү горурлык ул, миңа бик ошый, - ди яшь комбайнчы.

 


Нет комментариев