Районда терлек азыгы әзерләүдә катнашачак техниканы тикшергәннәр
Авыл хуҗалыгы

Районда терлек азыгы әзерләүдә катнашачак техниканы тикшергәннәр

Техниканы кабул итү буенча махсус конкурс үткән.

(15 май, “Апастово-информ”).


Тиздән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләр. Бу уңайдан махсус тикшерүләр дә уздырылган. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, “Татагролизинг” акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Радик Гыймадиев һәм җитәкче-белгечләр катнашындагы махсус комиссия хуҗалыкларда булып, терлек азыгы җыюда катнашачак техниканың әзерлеген, төзеклеген караганнар. Шулай ук Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков тарафыннан куркынычсызлык таләпләре үтәлешенә һәм хезмәтне саклауга да игътибар бирелгән.


Нет комментариев