Апас туган якны өйрәнү музеенда бүләкләр кабул итү көннәре бара
Кешеләрең синең, Апасым!

Апас туган якны өйрәнү музеенда бүләкләр кабул итү көннәре бара

Апас туган якны өйрәнү музее кызыклы акция башлап җибәрде.

(17 апрель, “Апастово-информ”).



Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов хәбәр иткәнчә, 10-30 апрельдә музейда бүләкләр кабул итү көннәре уза. Бу чарада теләгән һәркем катнаша ала.
Музейга килүчеләр бар һәм алар үзенчәлекле бүләкләр белән киләләр.
“Бер-бер артлы музеебыз фонды тулылана. Апаста яшәүче Рәис һәм Зәйнәп Яруллиннар ретро-телефон бүләк иттеләр”, - дип яңалык белән уртаклаша Рәмис абый.
Музейга фотолар, тарихи документлар, шәхси әйберләр, эш кораллары һәм башкаларны китерергә мөмкин.


Нет комментариев