Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста өлкәннәргә күчтәнәч пакетлар таратыла

Район буенча “Апас-мол”да һәм оешмалары ликвидациягә эләккән 3600 өлкән райондашлар шундый пакетларга ия булачак.

(30 нчы сентябрь, “Апастово-информ”).


  Апас шәһәр тибындагы поселокта күчтәнәч-пакетлар тарату башланып китте. Биредә 600 өлкән кеше шундый пакетлар алачак.
  “1нче октябрь өлкәннәр ункөнлеге башланып китә. Өлкәннәр безнең ел буе игътибар үзәгендә булса да, бу чорда аеруча да кайгырту зур була. Район башлыгы тарафыннан бүләкләр таратыла. Укучылар, яшьүсмерләр, депутатлар тарафыннан төрле чаралар уздырыла. Барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Бүләк бирергә баргач очрашабыз, сөйләшәбез, аларның борчыган сорауларын эшкә алабыз. Бер генә өлкән райондашыбыз да читтә калмаячак”,- диде Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Өлкән буын бу ункөнлекне шатланып көтеп тора, тапшырган бүләкләрне рәхмәтен ирештереп кабул итә.
  “Ел саен килеп безне зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга олы рәхмәтемне ирештерәм. Төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыктым. Хәзер менә тавык-чебеш, бакча тирәсендә көнебез үтә. Оныклар кайта. Апаста барысы да бар. Җәе буе оныклар белән мәдрәсәгә, музейга, спорт сарайларына йөрдек. Сәламәтлек белән яшик, ил-көннәребез тыныч булсын!”, - диде Апастан Рифат абый Сабирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев