Апас зиратында өмә узды
Апас бистәсе җирле үзидарәсе, мөхтәсибәт, район үзәгенең 3 мәхәлләсендәге Җәмигь, “Миргасыйм” һәм иске нигездәге “Рамазан” мәчет имамнары, мәчет картлары өндәве буенча 7 сентябрьдә Апас зиратында өмә уздырылды
Бу юлысында халык шактый актив булып, өмәдә 200 дән артык апаслы катнашты. Район хакимияте вәкилләре, төрле оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре дә халык белән бертигез өмәдә катнашты. Тик нигәдер, бу юлы да читтән кайтып, йортлар сатып алып. яңа нигездә ташпулатлар салып Апаста төпләнүчеләр өмәчеләр арасында бер дә күренмәде диярлек...
Оешмалар, эшмәкәрләр, аграр көллият өмәгә тау башындагы төп зиратка килгән 3 мәхәллә халкына техника белән булышты.
Район мөхтәсибе, “Рамазан” мәчете имамы Мирхәт хәзрәт, Җәмигъ мәчете имамы Айрат хәзрәт, “Миргасыйм” мәчете имамы Рамазан хәзрәт өмәдә актив катнашып, үзләренең зиратта җирләнгән туганнары, Аллаһ каршындагы бурычларын үтәүче барча апаслыларга зур рәхмәтләрен ирештерүебезне сорадылар.
-Өмәләр булмый тормас, чакыру-өндәүләргә битараф калмасагыз иде,-диделәр алар.
Мирхәт хәзрәт сүзләренчә, быел районыбыз мәчетләрендә Корбан Гаетләре дә бик оешкан төстә узды. Инде мәчетләребездә зурлап Корбан ашлары үткәрү төгәлләнеп бара, аларында бер меңнән артык кеше катнашкан, хәләл өлешен керткән. Авылларда зиратларны тәртипләү максатыннан 100 дән артык өмәләрдә 2 мең ярым чамасы кеше катнашкан.
-55 мәчетебездә дә Гает намазларына халык бик күп килеп, бу изге, саваплы гамәлне районда берьюлы 5 меңгә якын кеше башкарды. Мәчетләребезнең кырыгы газ белән, калганнары электр белән җылытыла. Чыгымнары шактый, җыелган сәдакалар да башлыча. кышын мәчетләребез суык булмас өчен юнәлтелер дип уйлап торабыз,-диде ул.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев