Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Хәрби әнисенә Рәхмәт хаты килгән

Багыш авылында гомер итүче Наилә апа һәм Габделгазиз абый Фәсхетдиновларга уллары Рәмис хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты иреште.

  Рәмис Фәсхетдинов хәрби операция зонасына беренчеләрдән булып киткән иде. Шушы вакыт эчендә ул үзен кыю, курку белмәс егет итеп танытты. Батыр райондашыбыз хакында газетабыз битләрендә, сайтыбызда да язган идек. Әле яңа гына килгән Рәхмәт хатында да егетнең батырлык күрсәтүе турында язылган.
“Каты бәрелешләр вакытында улыгызның тәвәкәллеге, хәлиткеч шартларда югалып калмавы аркасында бик күп хәрбиләр кайнар ноктадан эвакуацияләнде, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелде, бик күп хәрбиләрнең гомере саклап калынды. Батыр, кыю ир-егет тәрбияләвегез өчен Сезнең алда башыбызны иеп, рәхмәтебезне белдерәбез. Улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз!”, - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев