Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста эшмәкәр Илгизәр Гыймадиев кубок-призларына хоккей уеннары узды

Каратунда туып-үскән эшмәкәр Илгизәр Гыймадиев Апас районы спорты үсешенә үз өлешен кертте

Аның Кубок-призларына “Алтын алка“ боз сараенда 2008-2919 елларда туган яшь хоккейчылар арасында ачык турнирда Апастан ике һәм Арча районы, Мари-Эл Республикасыннан килгән командалар катнашты. Беренче урынны Апасның “Медведи“ хоккей командасы яулады. Икенче урында Арча, өченче урында Мари Эль вәкилләре. Апасның яшь хоккейчылары, килгән кунаклар, әти-әниләр киң күңелле иганәчегә бик зур рәхмәтле.

Икенче көнне Апасның 2006 елда туган малайлар хоккей җыелма командасы Татарстан беренчелегенә Бөгелмә шәһәрендә үткәрелүче хоккей турнирына китте. Аларның җиңеп кайтуын әти-әниләре, дуслары һәм җанатарлар зур түземсезлек белән көтә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев